— Хәйран гына арыш белән бодайны да еккан, — диде иртән телефоннан сөйләшкәндә “Вамин–Мәрҗани” ширкәте генераль директоры Марат Минәчетдинов. — Төшкә кадәр сенажга да чыгып булмастыр.
Басу юлында “Нива”да авырлык белән бара. Ә менә күпьеллык үлән басуында яңгыр бөтенләй яумаган диярсең. Өр–яңа, биек бортлы арбалар таккан (“бер–берсенә 11–12 тонна масса сыя”, — ди “Мәрҗани” бүлекчәсе җитәкчесе Рәдиф Хәбибуллин) “МТЗ–1221” тракторлары арлы–бирле йөреп кенә тора. Алар — дүртәү, шуларга тагын дүрт “КамАЗ”ны өстәргә кирәк. Менә шуның кадәр техника бер “Ягуар” тураган яшел массаны көчкә–көчкә генә ташып өлгерә. Чын могҗиза техника инде. Сменага 1 мең тоннага кадәр масса турый ала. Кәрим Хәйруллин (рәсемдә) моңа кадәр “Таң” бүлекчәсендә 1400 тонна эшләп кайткан. Инде монда дүрт мең тоннадан артыкка җыйналган.
Куәтле, җитез техника компьютерлар белән җиһазландырылган. Теземдә таш, тимер–мазар очраса, үҗәт ат шикелле, туктап кала, табып алмыйча урыныннан кузгата алмыйсың. Компьютерлары тасмага теркәп бара икән — узган ел 3 мең тапкыр туктаган бу. Әнә шулай басуларны да чистартып бара “Ягуар”.
Үләнне егучы “Полесье” агрегатының эшенә дә күз ияреп җитә алмый, басу буйлап йөгереп йөри, диярсең. Бер үткәндә өчәр метрлы өч теземне таратып салып бара. Ильяс Габдрахманов, Сәлимҗан Баяров егәрли аны. Сменага 100 гектарга кадәр ура. Үлән тиешле дымлылыкка калгач өч теземне бер итә торган агрегат та кайтарганнар. “Ягуар” әнә шуның артыннан бара инде.
“КамАЗ” шоферлары Газинур Хуҗиев, Фирдүс Хәйруллин, Айрат Вәлиев, “МТЗ–1221” тракторында Наил Садриев, Айнур Мостафин, Илгиз Хәбибуллин, Илгиз Шакирҗанов иртәнге сәгать алтыдан төнге унга кадәр яшел масса ташыйлар. Һәр йөкне Гөлназ Ситдыйкова үлчәп бара. Айрат Шәйдуллин, Илфар Галәвиев, Ренат Фазлыев, Илсур Галәвиев массаны әйбәтләп таптатып торалар.
Комбайннар да эштә. Фәрит Хәбриев, Рафил Сәмигуллин, Айрат Фәйзрахманов 400 гектарда үлән урдырганнар инде. Бүлекчә буенча 664 тонна печән тупланган. Рулонлаучы Фердинат Габделхаков, Тәбрис Вәлиев, эскерт салучы Мәхмүт Сәгъдуллин шулай ук көнне төнгә ялгап эшлиләр.
Эшләгәннең ашы бар дигәндәй, механизаторларның хезмәт хакы да начар түгел. “Ягуар”да эшләүчеләр узган ел да айга 30ар мең сумга кадәр алганнар. Кар яуганчы эш бетми аларга.
“Ашыт” бүлекчәсендә “Ягуар”ны Малик Шәфигуллин “егәрли”. Яшел масса ташуда Самат Шәйхетдинов, Илнур Газизов, Әлтаф Гыйлаҗев, Кәшиф Нигъмәтҗанов, Рәдиф Әхмәтшин, Нәҗип Хәлиуллин һ.б.ның тырыш хезмәте белән сенаж траншеялары тула бара.
Ташкичү мәктәбе коллективы 4250 витаминлы көлтә әзерләгән. Аларны амбарларга урнаштыралар. Иске Ашыт мәктәбе коллективы да үз өлешен кертә.
Кире кайт
|