Мондый хәрби җыеннар 15 ел оештырылмады. Барыбыз да хәтерлибез, ир–егетләрне хәрби хезмәтен үтәгәч, берничә елдан 1–2 айлык хәрби җыеннарга чакыралар иде. Ул вакытта бу гадәти хәл иде.
Озату тантанасы Арчаның 3нче номерлы урта мәктәбенең спорт залында үтте. Митингны Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссар вазифаларын башкаручы подполковник Алмаз Борһанов ачып җибәрде. Бу залга Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Саба, Теләче, Мамадыш районнарыннан запастагы 153 хәрби хезмәткәр җыелды. Безнең районнан 34 кеше. Тантаналы митингта Татарстан Республикасының хәрби комиссары урынбасары, полковник Сергей Язынин, Арча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гафуров, запастагы офицер, Арча педагогика көллияте укытучысы, өч мәртәбә үзе дә шушындый хәрби җыеннарда катнашкан Фәрит Минхәиров чыгыш ясадылар, егетләргә уңышлар теләделәр.
Безнең егетләребез 16нчы танк дивизиясендә хезмәт итәчәк. Беренче хәрби эшелон 500 Татарстан егете белән инде юлда. Икенчесендә 700 егет булачак. Хәрби техника, корал һәрвакыт үзгәреп, яңарып тора, өйрәнмичә булмый. Моңа безнең барыбызның да тынычлыгы бәйле. Хәрби хезмәткәр вакыт–вакыт белгәннәрен искә төшереп, хәрби яңалыкны өйрәнергә тиеш.
“Без бик озак хәрби җыеннар оештырмадык. Әзерлекне даими тикшереп торырга кирәк, — диде үз чыгышында полковник Сергей Язынин. — Илең, үзең өчен көрәшә алган, көчле, гайрәтле кеше ихтирамга, хөрмәткә лаек. Дары коры булырга тиеш”.
Безнең егетләр Пермь өлкәсендәге Марковский шәһәр тибындагы поселокта хезмәт итәчәкләр. Хәрби укулар, яшәү өчен барлык уңайлыклар бар.
Егетләребез зур игътибар белән Арча мәчете имамы Рәмис хәзрәтнең чыгышын тыңладылар. Арчаның үзешчән артистлары үзләренең иң матур концерт номерларын аларга багышлады.
Безнең район егетләрен хәрби частька кадәр подполковник Алмаз Борһанов һәм майор Сергей Гришин озата барачак.
Хәерле юл! Алла боерса, бер айдан соң без аларны исән–имин каршы алырбыз.
Кире кайт
|