
Футбол буенча Татарстан чемпионаты дәвам итә. 5 июль көнне шәһәребезнең “Энергетик” стадионында бөгелмәләр Чаллының “Камаз” командасын кабул итте. Әлегә безнекеләр турнир таблицасының икенче баскычында баралар. Чаллылар белән булган очрашу урыннар нисбәтендә үзгәрешләр кертмәде, уен 1:1 исәбе белән төгәлләнде. Бөгелмәләрдән “Иң яхшы уенчы” дип 7 нче номерлы Альберт Хәбиров табылды. Аңа “Единая Россия” партиясенең җирле бүлеге вәкилләре премия тапшырдылар. Бөгелмәдә киләсе уен 12 июльдә Казанның ДЮСШ – 3 командасына каршы үткәреләчәк. Очрашу “Энергетик” стадионында 17 сәгатьтә башлана.
Кире кайт
|
|
|