Рәфкать Гатин Тула шәһәреннән Иске Комазанда яшәүче әнисенә кунакка кайта. Юл мәшәкатьләреннән бераз ял итеп алгач, инешкә төшеп, “ВАЗ” автомашинасын юарга керешә. Шушы шөгылендә экология милициясе хезмәткәрләре күреп ала аны. Муниципаль район башкарма комитеты административ комиссиясе аңа Татарстан Административ хокук бозулар турындагы Кодексының 3.6нчы маддәсе нигезендә 1000 сум штраф салды. Башкалар да инеш буйларында кулларына чиләк алып машиналарын юарга керешкәнче, бер көн моның өчен штрафка тартылачакларын исләреннән чыгармасыннар иде. Экология милициясе хезмәткәрләре капка төпләрендә рөхсәтсез сакланучы утыннарга, төзелеш материалларына гына түгел, торак пунктлар урамнарының чисталыгына да игътибар бирәләр. Олыяз һәм Көмешкүл авыл җирлекләре башкарма комитетлары, бер ел эчендә икешәр беркетмә төзелеп, 30ар мең сум штраф түләгәннәр иде инде. Бу юлы Уразбахты һәм Урта Кирмән авыл җирлекләре башкарма комитетларына урамнарның чүпле булуы, контейнерлар урнаштырылмавы турында беркетмәләр язылган. Аларга кисәтүләр генә ясалды. Әмма беркетмәләр яңадан тутырылса, штрафлар Олыяз һәм Көмешкүлнекеннән ким булмаячак. “Татавтодор”ның Мамадыш филиалы территориясе чүпле дип тә беркетмә язылган булган. Аларга да бу юлы кисәтү бирелде. Мәскәү-Уфа трассасындагы “Юлчы” базарында һаман сәүдә өчен билгеләнмәгән урыннарда азык-төлек, балык белән сату итү дәвам итә. Татарстан Административ хокук бозулар турындагы Кодексының 3.2нче маддәсе нигезендә, кама урман хуҗалыгы поселогыннан Регина Шәмсевәлиевага–1000, шуннан ук Миләүшә Ганиевага, Җәнлек совхозы поселогыннан Татьяна Наумовага, Татьяна Шәйдуллинага, Түбән Соннан Әлфирә Мәхмүтовага, Мамадыштан Светлана Әлмәновага–2500 сум штраф салынды. Келәүштән Руслан Шәйдуллинга Мамадышның Совет урамында киоск янында күзлекләр, зонтлар, баш киемнәре саткан, Мамадыштан Юрий Черновка һәм Соколкадан Елена Большаковага трассадагы “Чулпан” кафесы вестибюлендә балык белән сату иткән өчен 2500 сум штраф түләргә туры киләчәк. Шәһәрнең Совет урамындагы “Гармония” кибете сатучы Рамиз Исмәгыйлов кибетнең кайда икәнен күрсәткән табличканы каен агачына кадаклап куйган. Кодексның 3.5нче маддәсе буенча аңа 500 сум штраф билгеләнде. Административ комиссиянең 3нче июль көнне булган утырышында шәһәрдә һәм авылларда өй каршыларында рөхсәтсез утын, төзелеш материаллары, иске техника саклаган өчен төзелгән байтак беркетмәләр дә каралды, гаеплеләргә 100 сумнан 1000гә кадәр штраф салынды. Комиссия атна башында гына үзенең күчмә утырышын Албай, Усали авыл җирлекләрендә үткәреп кайтса да, җомга көнне Ишки, Никифорово якларына чыкты.
Нократ М.Мингалиев, 2008-07-09 11:39:28
Кире кайт
|