Элек бер генә колхоз да үз болынын чапмыйча калдырмады. Бригадалар оештырып, атналар буе кунып эшлиләр иде. Печәнен кыш җиткәч атлар белән ташыдылар. Тракторлар саны арткач, алар йөрде болындагы печәнгә. Әмма хәзер Ходай биргән бу байлыкның чиреге дә кайтмый хуҗалыкларыбызга. “Нократ” агрофирмасы бүлекчәләре Нократның бу ягындагы болыннарының бер өлешен чабып алалар. “Трудовик” белән “Мамадыш” нәсел заводы да чыгып керә болыннарына. Ә башкалар инде үз болыннарының кайда икәнен дә оныттылар.
Соңгы елларда Соколка каршындагы болыннарны район җитәкчелеге, хуҗалыклардан, фермалардан тракторлар, автомашиналар чакырып алып чабу оештырган иде. Былтыр анда хәзерләнгән печәннең яртысы да кайтмады бугай. Җәй ташу өчен ышанычлы паром булмаса да, февральгә кергәч булса да, тракторлар белән ташырга мөмкин иде ич. Ә ни өчен элеккеге кебек ат белән ташымаска иде. Хуҗалыклардагы эш атлары бетмәде бит әле. Шәхси хуҗалыкларда да бар алар. Элек гомер буе печәнне ат белән ташыганнар. Бер ат та, кеше дә егылып үлмәгән. Болында печән дә калмаган.
–Ул чабылмый ятучы болыннардан печән әзерләргә һәркем алына ала,–ди муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Иванов.
Көнгә 30ар гектар гына чапсын. Ай-ай ярымда бер мең гектарны иркен чабып бетерергә мөмкин. Гектарыннан 2 тонна гына чыкса да, 2000 тонна печән җыеп була. Тоннасын бер мең сумнан сатсаң да, 2 миллион сум акча эшләү мөмкинлеге бар. 1 миллион сумлык чыгым китсә дә, 1 миллион сум табыш кала.
Кайбер кешедә болын печәненең туклыклылыгына шик уянырга мөмкин. Клеверның бер килограммы–0,48, люцернаныкы–0,50, костерныкы–0,50, костерныкы–0,48, тимофеевканыкы–0,44, ерганак читләрендә үскән үләннеке–0,38, болын печәненеке–0,47 азык берәмлеге тәшкил итә. Зоотехниклар фермаларда маллар рационы төзегәндә бөтен печәнне дә 0,47 азык берәмлегеннән алалар. Шулай итеп, болын печәне алыштыргысыз.
Болыннар исә бүген чын хуҗаларын көтә. Тагын 5-6 ел чабылмаса, аларны агач басып бетерәчәк, кабат чапкыч белән керерлек тә булмаячак.
Нократ М.Мингалиев, 2008-07-09 11:50:38
Кире кайт
|