524 гектар күпьеллыкларының 60ы орлыкка калдырылган. Ул участокларны һәм рапс җирен корткыч бөҗәкләргә каршы эшкәртеп чыкканнар. Тагын 60 гектары халыкка биреләчәк. Чабуда “КРН” белән Илсур Миннекәев, “КПС-5”тә Илмир Закиров эшләгән. Тагын бер чапкыч читтән яллаганнар. Көннәр аяз торганда ике баз тутырып та куелган Урта Кирмән фермасында. Бу–“КСК”да эшләүче Айдар Даһретдиновның тырышлыгы нәтиҗәсе. Массаны дүрт автомашина–“ГАЗ-53”ләрдә Рафис Сабиров, Фирдияз Искәндәров, Илдар Хәсәнов, “КамАЗ” белән Илсур сафин ташып тора. Баздагы массаны таптатуда Александр Гусев һәм Рафаэль Мөбарәкҗанов эшли.
Яшел уракта катнашучыларга хуҗалыкның үзендә дә кызыксындыру чаралары эшләнгән. Беренче баз тулуга 3000 сум премия биргәннәр. Икенче базның премиясе шушы араларда тапшырылачак.
Бүген массаны Арташ фермасындагы базга ташыйлар. Анда да хуҗалыкның 129 баш савым сыеры бар. 130 тонна печән дә пресслап Урта Кирмән фермасындагы складка ташып өеп куйганнар.
Бөртекле ашлык комбайннары ремонты да бара. Комбайннарын ремонтлап бетереп басуга эшкә кереп киткән өчен механизаторларга 5меңәр сум акча һәм берәр тонна ашлык бирү каралган.
Кире кайт
|