Иң кызыклы тарихи мәгълүматларны музейдан башка кайдан алырга, борынгының шаһитларын кайда күрергә була? Татарстанның үзәге – Кремльне күрү, Кол-Шәриф мәчетендә булу, Сөембикә манарасына соклану, матурайган урамнар буйлап җәяү узу өчен без Казанга баруны түземсезлек белән көттек. Экскурсия онытылмаслык тәэсирләр калдырды.
“Тарих сукмаклары” безне Кушлавычка алып килде. Минем туган авылым Краснадан аңа 18 чакрым. Без Түбән һәм Югары Сәрдәләрне, Иске Җөлби авылларын уздык. Кушлавыч – зур авыл түгел, Габдулла Тукай музее – авыл башында ук. Бу урында булачак шагыйрь туган һәм сабый чагында яшәгән йорт тора. Музейга керер алдыннан без Габдулла Тукай бюсты янында тукталдык. Биредә һәр язда шагыйрьне искә алу көне уздырыла, әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре җыела. Бәйрәмдә гадәттә укучылар да катнаша.
Безне музей заллары (ә алар өчәү) буйлап йөрт-кәндә экскурсовод шагыйрьнең катлаулы язмышы турында сөйләде. Бөек татар шагыйренең барлык портретларында да уйчан, моңсу булуы да юктан түгелдер инде. Беренче залда без Тукайның гомер агачын, әнисе белән әтисенең портретларын кызыксынып карадык. Икенче залда татар халкының өй күренеше сурәтләнгән һәм шушында ук тәлинкәләр – Тукайның иң зур истәлеге куелган. Залда бишек тә бар, әйтерсең лә анда нәни Габдулла йоклап ята. Өченче залда дәрес вакытында өстәл янында ничек дөрес утырырга кирәклек күрсәтелгән. Элекке заманда балаларны муллалар укыткан. Габдулла Тукай нәселендә дә муллалар булган.
– Ни өчен Тукайны бер кеше дә үзенә яшәргә алмаган, ничек уйлыйсыз? – дип сорады экскурсовод. Без үз фикерләребезне әйтеп карадык, әмма җа-ваплар дөрес булмады.
– Ул заманда ачлык, хәерчелек булган, икмәкнең валчыгы да исәптә булган, – дип аңлатты ул безгә.
Кушлавычта без музейда гына тукталып калмадык, мәктәпкә дә, шагыйрьнең әтисе Мөхәм-мәтгариф җирләнгән зиратка да бардык.
Кызыклы һәм күп мәгъ-лүматлар биргән экскурсиядән соң елга ярында ял иттек, тамак ялгап алгач, кайтыр юлга чыктык. Сөйләшерлек сүзләр дә, уйланырлык уйлар да күп булды, һәм юл да алай озын булып тоелмады.
Шагыйрьнең туган авылына бару күңелле тәэсирләр калдырды.
Биектау хәбәрләре Г.ӘХМӘДИЕВА, Мүлмә мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы, Красна авылы 2008-07-09 13:08:42
Кире кайт
|