Икенчесе: «Кем сатып алды икән, кытайлармы, әллә америкалылармы? – дип сорый моннан. Шулай булмыйни, Буш алгандыр. Америка Россиягә гомер буе теш кайрап яшәде бит. «Юк, «Россия» кинотеатры» гына сатылган әлегә», – дип тынычландырырга тырышты яшерәге.
Ни булса булды, «Россия»не сатканнар» дигән сүзе генә дә аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте, ачлы-туклы бер тиенсезгә СССРны чабатадан алып космос дәрәҗәсенә күтәргән халыкка.
Башны күтәреп алга карасам: «Карагыз әле, җәмәгать! Илебездә ниләр эшләнә, нинди гаделсезлек бит», — дигән сыман, Ленин бабай һәйкәле, шәһәр өстенә кулын сузып, мескен хәлендә басып тора иде.
Бетмәс-төкәнмәс уй миләремне кимерепме-кимерә. Ә «Россия» кинотеатрында кеше әйтеп кеше ышанмаслык ремонт бара икән ләбаса. Әйләнә-тирәсе биек койма белән уратып алынган. Эчендә бөтен нәрсә себереп түгелгән. Коры стеналар гына утырып калган. Соңгы ишеткән имеш-мимеш шул: Казандагы кебек сәүдә үзәге була имеш бездә дә.
Кире кайт
|