Агымдагы елның апрелендә гражданнарны пенсия белән тәэмин итүне яхшырту максатыннан, «Хезмәт пенсиясенең тупланма өлешенә өстәмә страховой взнослар кертү һәм пенсия тупланмаларын дәүләт ягыннан яклау турында» федераль закон кабул ителде.
Әлеге законда гражданнарның Россия Федерациясе Пенсия фондына түли торган хезмәт пенсиясенең тупланма өлешенә өстәмә страховой взносларны федераль бюджет составындагы Милли байлык фонды исәбеннән финанслау каралган. Бу закон 2008 елның 1 октябрендә үз көченә кертеләчәк. Пенсиянең тупланма өлешен ирекле дәүләт финанславы программасына мәҗбүри пенсия страхованиесе системасында страховкаланган бөтен кеше керә ала. Программаның асылын аңлау максатыннан, без РФ Пенсия фондының Яшел Үзән идарәсе җитәкчесе О.Тарасова белән әңгәмә кордык:
– Ольга Геннадьевна, хезмәт пенсиясенең тупланма өлешен өстәмә финанслау нәрсәне аңлата?
– Бу гражданның һәм дәүләтнең хезмәт пенсиясенең тупланма өлешенә өстәмә страховой взносларны бертигез күләмдә кертүен аңлата.
– Ирекле пенсия страхованиесендә кемнәр катнаша ала?
– РФнең 1953 елдан соң туган ир-атларны һәм 1957 елдан соң туган хатын-кызларны кертеп, балигъ булган барлык гражданнар катнаша алачак. Моңа кадәр ПФРда лицевой счеты булмаган кешеләргә, хезмәт пенсиясенең тупланма өлешенә өстәмә страховой взнослар түләү өчен, Пенсия фонды белән ирекле хокук мөнәсәбәтләрен урнаштыру буенча гариза язарга, мәҗбүри пенсия страхованиесе системасында теркәлергә, анкета тутырырга һәм страховой таныклык алырга кирәк булачак.
– Хезмәт пенсиясенең тупланма өлешенә ирекле түләүләр турында гариза кемгә бирелә?
– Гариза эш урыны буенча бирелергә мөмкин. Бу очракта эш бирүче аны өч көн эчендә ПФРның территориаль органына тапшырырга, яисә гражданин үзе яшәү урыны буенча Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Гаризаны почта аша җибәргәндә имзаны нотариуста раслату кирәк.
– Өстәмә финанслау системасына кайчан керергә була?
– Гаризаны 2008 елның 1 октябреннән 2013 елның 1 октябренә кадәр, ягъни 5 ел эчендә бирергә була.
– Ирекле взнос буларак нинди күләмдә акча кертергә кирәк һәм дәүләт күпме өсти?
– Күпме түләргә икәнен гражданин үзе хәл итә. Закон программага кергәндә взносның минималь күләмен генә билгели, ул елына 2000 сумнан ким булмаска тиеш. Дәүләтнең финанславы гражданинның бер елга керткән взносына тигез, әмма елына 12 мең сумнан артмый. Ягъни, әгәр гражданин елга 12 мең сум керткән икән, ул вакытта дәүләт 12 меңне өсти, әгәр кеше 10 меңне түләсә, дәүләт тә шуның кадәр түли. Әгәр гражданин 20 мең сум түләсә, дәүләт барыбер 12 мең сумны гына бирәчәк.
– Законда аерым категориядәге кешеләргә нинди дә булса башка шартлар каралмаганмы?
– Пенсия яшенә җитүчеләргә дәүләт искәрмә ясый. Әгәр кеше, пенсия яшенә җитеп, Пенсия фондына хезмәт пенсиясен билгеләүне сорап мөрәҗәгать итмәгән һәм эшләвен дәвам итсә, ул вакытта аның түләгән 1 мең сумына дәүләт 4 меңне түли, әмма ул елына 48 мең сумнан артмый.
– Гражданин РФ Пенсия фонды белән ирекле хокук мөнәсәбәтен туктата аламы?
Закон буенча гражданин теләсә-кайсы вакытта пенсия тупланмасына өстәмә взнос түләүне туктата да, яңадан торгыза да ала.
– Бу акчаның алдагы язмышы ничек?
– Өстәмә пенсия тупланмасы акчасы мәҗбүри пенсия страхованиесенең тупланма өлеше кебек үк булачак пенсионерның үз теләгенә ярашлы инвестицияләнә.
Әгәр ул шәхси идарә компаниясен яисә дәүләтнеке булмаган Пенсия фондын сайласа, РФ Пенсия фонды бу акчаны аларга күчерә. Әгәр гариза бирелмәсә, бу акча дәүләт идарә компаниясендә кала (Внешэкономбанк).
– Акчаның күпме җыелганлыгын ничек белергә?
– Ел саен Пенсия фонды страховкаланган затларга инвестицияләүдән килгән табыш суммасын исәпкә алып, аларның шәхси исәбенә күпме акча җыелуы турында мәгълүмат кертелгән шәхси исәп-хисап торышы турында извещение җибәреп тора.
– Әгәр булачак пенсионер үлеп китсә, ирекле пенсия тупланмасы кемгә күчә?
– Страховкаланган кеше үлгән очракта аның хезмәт пенсиясенең ирекле тупланма өлеше акчасы аның мирасына хокукы булган кешеләргә мәҗбүри пенсия страхованиесе системасында пенсия тупланмалары өчен каралган тәртиптә бирелә. Бу түләүләр мираска хокукы булганнарга (ире яисә хатыны, ата-аналары, балалары) страховкаланган кеше хезмәт пенсиясе билгеләнгәнче вафат булган очракта гына бирелә. Әгәр пенсия билгеләнгән булса, ул вакытта тупланма өлеш дәүләт милкенә күчә һәм аны Пенсия фонды солидар принцип буенча пенсия түләүләре өчен файдалана.
– Акчаны күпме тупларга була?
– Әгәр кеше озакка сузмыйча, 2008 елның 1 октябреннән ирекле өстәмә финанслану буенча хокук мөнәсәбәте урнаштырып, 2009 елның 1 гыйнварыннан хезмәт пенсиясенең тупланма өлешенә өстәмә страховой взнослар түли башласа, ул вакытта 10 ел эчендә ул дәүләттән 120 мең сум өстәмә акча ала алачак. Пенсиягә ай саен күпме өстәмә түләнүен исәпләп карыйк. Әйтик, кешенең бер елга түләгән взносы 12 мең сум булды ди. Аңа дәүләт тә шуның кадәр түли. Шулай итеп, 10 елда шәхси счетта 240 мең сум җыелачак. Бу акчаны 19 ел яисә 228 ай көтелгән чор түләүләренә бүлик. Ул вакытта төп пенсиягә өстәмә түләү инвестицияләү табышыннан башка аена 1052 сум 63 тиен килеп чыга.
– Дәүләт пенсия тупланмаларына күпме вакыт ярдәм күрсәтәчәк?
– Дәүләт әлеге закон буенча 2008 елның 1 октябреннән 2013 елның 1 октябренә кадәр хокук мөнәсәбәтләре урнаштырган гражданнарга ярдәм итәчәк. Эш бирүчеләр үзләренең хезмәткәрләре өчен страховой взнослар түли ала.
– Эш бирүче ирекле пенсия тупланмасын ясауда ничек катнаша ала?
– Закон буенча эш бирүчеләр дә хезмәткәрләренең хезмәт пенсиясенә өстәмә ирекле взнослар кертә ала – өстәмә финанслау күләме елга 12 мең сумга кадәр.
– Бу очракта эш бирүчегә нинди дә булса салым ташламалары каралганмы?
– Эш бирүчеләр хезмәткәрләрен өстәмә финанслау күләме кадәр суммада бердәм социаль салымнан азат ителә алалар (елына 12 мең сумнан артмый) һәм шулай ук табышка салынган салым чыгымнары да өстәмә финанслау суммасына кертеләчәк.
– Хезмәткәрнең шәхси һәм эш бирүченең взнослары дәүләт ярдәме күләмен билгеләгәндә бергә кушылып исәпләнәме?
– Юк, кушылмый. Дәүләт ярдәменең күләме шәхси взнослар суммасына гына бәйле.
– Элек хезмәт пенсиясенең тупланма өлешенә страховой взнослар түләп, тупланма системадан төшеп калган страховкаланган затлар өстәмә пенсия тупланмасы белән нәрсә эшли алалар?
– 2002 елдан 2004 елга кадәр хезмәт пенсиясенең тупланма өлешенә страховой взнослар түләгән 1953-1966 елгы ирләр һәм 1957-1966 елгы хатын-кызлар инвестиция портфелен (идарә компаниясе) сайлый һәм пенсия тупланмасы акчасын дәүләтнеке булмаган Пенсия фондына күчерә ала. Әгәр элек үк пенсия тупланмалары дәүләтнеке булмаган идарә компаниясенә күчерелгән булса, ул вакытта гариза бирмичә дә өстәмә страховой взнослар шунда күчереләчәк
Кире кайт
|