Бүгенге көнгә биредә 455 тонна печән һәм 4500 тонна сенаж әзерләп куелган.
Чабылган үләннәрне җыюда хуҗалыкның иң тәҗрибәле механизаторларыннан берсе Геннадий Марфин зур җитештерүчәнлек белән эшли. Үзенең “Ягуар”ында ул 1700 тонна яшел массаны җыеп, саклау урынына җибәргән. “Полесье” комбайнына идарә итүче Анатолий Семенов та лидердан калышмый, аның күрсәткече – 1100 тонна.
Азык ташуда 14 берәмлек техника эшли. Шоферлар һәм механизаторлар арасында иң яхшы күрсәткечләр “КамАЗ”ларда эшләүче Марс Гыйлаҗиев, Алексей Алексеев, Алексей Слюдневта һәм Сергей Додоновта, аңа “МТЗ-1221” тракторы беркетелгән.
Шәпше азык әзерләүчеләре үләннәрне чабу һәм җыеп алу өчен уңай булган бер генә көнне дә бушка уздырмыйлар. Азык запасы арта бара.
Кире кайт
|