Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Авыл урамнарына игътибар кирәк

Узган җомгада муниципаль район башкарма комитетының административ комиссиясе күчмә утырышларны Сәртек, Югары Тәкәнеш, Яңа Оча авылларында үткәрде. Район үзәгеннән аермалы буларак, авыл җирләрендә яшәүчеләр урамдагы, йорт тирәсендәге чисталыкка бик үк игътибар итми әле. Капка төбендә, койма буйларында өем-өем төзелеш материаллары, башка кирәкмәс әйберләр саклауны шулай тиеш дип исәпләүчеләр шактый.

4нче июльдә үткән утырышларда административ комиссия рәисе урынбасары Эдуард Әхмәдуллин комиссиягә чакыртылганнарга “капканың тышкы ягы – авыл җирлеге территориясе” икәнлеген, анда үз кирәк-яракларыңны сакларга ярамавын ассызыклады. Элек-электән ком-ташын, тимер-томырын, утын-бүрәнәсен капка төбендә сакларга күнеккәннәр арасында бу фикер белән килешергә теләмәүчеләр дә бар. Шунысы сөенечле, комиссия әгъзалары белән килешеп бетмәсә дә, һәркайсы диярлек участок уполномоченные протокол төзүгә үк, якын-тирә территориясен җыештырып куйган. Тик менә кимчелекләр милиция хезмәткәре килеп әйткәнче юк ителсен иде. Комиссия тарафыннан һәр төзелгән протоколга аерым тукталып, һәр гаепләнүче белән сөйләшүләр үткәрелде, административ чаралар күрелде. Комиссия каршында җавап тотучыларга бу кимчелекләр яңадан кабатланган очракта административ җәзаларның тагын да катгыйланачагы искәртелде. Сәртек һәм Яңа Оча авылларында 14әр протокол тикшерелде, Югары Тәкәнештә үткән утырышка шушы авылдан һәм Түбән Очадан барысы 46 кеше чакыртылды.


Нократ  Г.Мөхәммәтҗанова, 2008-07-10 16:08:15

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Полиграфия комбинатлары
Типографияләр
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
27 28 29 30 31 01 02
03 04 05 06 07 08 09
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом