Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Елга буенча сәяхәткә

 

6 июль көнне 32 кеше (шуларның 26сы – балалар, калганнары – педагоглар һәм хезмәт күрсәтүче персонал) 4 катамаран – кабартылган көймәләргә утырып, Гурьевка авылыннан Нократ буйлап сәяхәткә кузгалдылар.

Мәгариф бүлеге тарафыннан төзелгән “Зәңгәр шхуна” программасы нигезендә укучыларга әлеге зур бәхет елмайды. Республика бюджеты тарафыннан бүлеп бирелгән 400 мең сум акчага 4 катамаран, 1 кабартыла торган көймә, палаткалар, һәр балага коткару жилеты, йокы капчыгы, җәймәләр, азык-төлек, медикаментлар һәм экскурсия өчен башка кирәк-яраклар алынган. 10 көнгә планлаштырылган йөзүдә укучылар Мамадыш табигатен күзәтеп, өйрәнеп кенә калмыйча, табигать шартларында яшәп, үз-үзләрен сынап та карыйлар.

Әлеге сәяхәткә чыкканчы укучылар Красная Горка мәктәп базасында әзерлек курслары үткәннәр, куркынычсыз йөзү кагыйдәләрен өйрәнгәннәр. Өч көн кала катамараннарны кабартып, кечкенә күлләрдә йөзеп караганнар. Нократ буенча йөзеп киткәнче, укучылар, нәкъ юнгалар сыман, ант бирделәр, гимннарын җырладылар. Балалар сәяхәт дәвамында берничә авылда тукталыш ясап, кайберләрендә палаткаларда кунып та калачаклар. Соңгы тукталыш – Пятилетка авылында булачак. Мәгариф бүлегенең төп белгече Вәзир Фәизов сүзләренә караганда, 15 июльләрдә әлеге чараның икенче сменасы башланыр дип көтелә. Анда барлыгы 20 бала катнашачак.

Рәсемдә: балалар елга буйлап  сәяхәткә кузгалды.

Автор фотосы.


Нократ  Т.Гарифуллина, 2008-07-10 16:13:07

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Полиграфия комбинатлары
Типографияләр
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
27 28 29 30 31 01 02
03 04 05 06 07 08 09
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом