“Үрнәк” үрнәк күрсәтә
Печән хәзерләү буенча Усали икътисадый зонасы алда бара. Биредә 1400 тонна яхшы сыйфатлы печән пресслап куелды. Шуның 500 тоннадан артыграгы “Үрнәк” җәмгыяте, 350 тоннасы – Усали агрохимиклары өлешенә туры килә. Красная Горка, Шәдче икътисадый зоналарында да меңәр тонна печән хәзерләнгән. Көннәр аяз торганда бу эшне дәвам итәргә кирәк. “Булат”ның, “Родина”ның, “Таң”ның печәне бик аз әле.
Яңартып торсаң гына
“Трудовик” 530 гектар күпьеллыкларыннан 240 тонна печән пресслап куйды, 4 мең тоннадан артык сенаж салды. Бары яшь күпьеллыклардан гына яхшы масса алып була. Шуңа күрә аларны 4 ел саен яңартып тору бурычы куела да инде. “Азык-төлек корпорациясе” дә күпьеллыкларын яңарту белән эзлекле шөгыльләнә. Әмма биредә 7нче июльгә урылган 550 гектар күпьеллыкларыннан 100 тонна печән хәзерләнгән, 2300 тонна чамасы гына сенаж салынган. “Ушма”да исә хәл тагын да аянычрак. 310 гектар күпьеллык чапканнар, 170 тонна печән киптергәннәр, 390 тонна сенаж салганнар.
Фахишәләр тоткарланган
Соңгы 6 ай эчендә район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан фахишәлек белән шөгыльләнүче ике кыз тоткарланган. Узган ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, быел ул 13 тапкырга кимегән. РФ Җинаятьләр Кодексының 6.11 маддәсе буенча 2 җинаять эше кузгатылган. 1986–1988нче елгы кызларга 1500 сум күләмендә штраф түләткәннәр. Милиция капитаны Илнар Хөснетдинов әйтүенә караганда, фахишәлек белән шөгыльләнүче кызларны трассада һәм шәһәр эчендә тотканнар.
Кире кайт
|