Беренче мәхәббәттә аңлашулар, саф хисләр, сабырсызлык сыйфатлары яшьлеккә хас. Гасырлар буена әби-бабайларыбыз “Яшьлегем–җүләрлегем” дип юкка гына әйтеп килмәгәннәр. Нәкъ менә шушы чорда яшьләр үзләрендә таулар җимерерлек көч барлыгын тоялар да инде. Мамадыш шәһәрендә яшәүче яшьләр дә моңа ачык мисал булып тора. Нократ елгасы буенда урнашкан гүзәл, бай табигатьле Мамадыш шәһәрендә яшьләргә ял итү өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган дип әйтергә мөмкин. Мәсәлән, “Берлога”, “Клаксон” клублары кичке ялларны уздыру өчен кулай урыннарның берсе. Зәвык белән эшләнгән бию заллары һәм заманча җырлар яшьләрне үзенә җәлеп итә. Әмма “Берлога” төнге клубының бер кимчелеге бар–унсигез яше тулмаганнарга керү тыела. Яшүсмерләрне бу киртә тоткарлап калмый. Нократ елгасы кырыендагы яр буе һәм Совет урамы буенча урнашкан гүзәл парк яшьләрнең тагын бер күңел ачу урыннарының берсе һәм шул мөмкинчелектән файдаланып, яшьләрдән кайда ял итүләре турында сораштыру үткәрергә булдым:
Ирина, 16 яшь: “Яшьләр өчен чаралар бик аз. Төрле конкурслар, ярышларны үз эченә алган кичәләрне шәһәребезнең төрле почмагында үткәрергә була бит. Яшьләр өчен концертлар да юк диярлек.
Марина, 16 яшь: “Мамадышка, әбием янына кунакка еш кайтып йөрим, шунлыктан аны икенче туган җирем дип саныйм. Бүгенге көндә яшьләр өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылып беткән дип әйтә алмыйм. Төнге клубларның саны азрак, кинотеатр да юк шул. Моннан ике ел элек ачык һава астында уздырылган дискотекаларга йөри идем. Әмма быел алар да күренми. Шулай да Совет урамында йөрергә яратам”.
Рөстәм, 18 яшь: “Хәзерге вакытта яшьләр шәһәрдән китәләр, алар өчен мөмкинлекләр аз тудырылган дип уйлыйм”.
Лена, 20 яшь: “Совет урамында дусларым белән күңел ачабыз. Түземсезлек белән яр буендагы төзелешнең бетүен көтәбез. Киләчәктә анда йөрер идек”.
Алмаз, 22 яшь: “Миңа калса безнең шәһәребезгә бильярд, боулинг кебек уеннар җитми. Кинотеатрның булмавы да үзен сиздереп тора”.
Күрәсез, бу мәсьәлә өстендә уйланасы бар әле.
Нократ Г.Гыйниятуллина. 2008-07-10 16:19:27
Кире кайт
|