Ни өчен ата – аналар үз балаларын ташлыйлар соң? Бу сорауга әле беркем дә җавап таба алмый. Кешеләр мондый аналарны салкын йөрәкле яки акылыннан шашкан, дип әйтәләр. Чыннан да, кайбер хатын-кызларга бала табу бәхете елмаймый да бит.
Балалар йортында егетләр һәм кызлар 11 сыйныфка кадәр генә яшиләр. Аларны гаиләләргә урнаштыруның төрләре берничә. Ата-аналар сабыйларны уллыкка, кызлыкка яисә опекага алырга мөмкиннәр. Ярты ел эчендә биредә өч сабыйны уллыкка алганнар. Балаларга тәрбияне нигездә гаилә бирә һәм киләчәк тормышка әзерли. Республикада балаларны гаиләләргә урнаштыру уңаеннан тиешле норматив – хокукый база оештырылган: балалар хокукларын яклаган 24 закон кабул ителгән.
Безнең балалар йортында нигездә кечкенә яшьтәге һәм сау – сәламәт балаларны ешрак алалар. Ә олыларга исә, интернат тормышыннан аерылып, чит гаиләләрдә тормыш кору бик кыенга туры килә. Балаларны кире кайтару очраклары да бар. Тәрбиягә алган бала өчен дәүләт тә бердәй җаваплы. Имин булмаган гаиләләр белән дә балалар йорты хезмәткәрләре күп шөгельләнә.
Биш яшьлек Соня исемле кыздан әнисе турында сорадым:
–Ты любишь свою маму?
–Да, я ее очень люблю. Если даже она будет пить, я ее все равно буду ждать.
Бу сабый баланың нинди гөнаһы бар соң? Ул әле шундый кечкенә, ә инде әнисенең назыннан мәхрүм калды.
Ата – аналар, сезнең туган балаларыгыз сезне яраталар, ә иң мөһиме, алар сезне көтәләр.
Нократ Альбина Вәлиева, 2008-07-10 16:22:01
Кире кайт
|