
Дөрес, хатын-кыз яхшы хуҗабикә дә, акыллы тәрбияче дә, гаилә учагын сүндермичә тотучы да. Сабый баланың теле дә “әннә”, “мәммәм” дигән назлы сүзләр белән ачыла бит. Иртән балалар бакчасына нарасыйларын гел әниләр озата, кичен тагын килеп алалар, мәктәпкә ата-аналар җыелышына алар йөри, кайбер әтиләр, хәтта, баласының туган елын, ничәнче үлчәм кием кигәнен дә белмиләр. Шулай булгач, баланы кем тәрбияли була инде? Уйлап карасак, чыннан да күп ирләр хатыннары җилкәсендә яшәргә ияләшеп киләләр бугай. Гүзәл затларыбызга бер сорау туа, ә моңа кем гаепле соң? Бүген урамга чыгып карап торсаң, өч машинаның берсендә хатын-кыз, гаиләдә хатын-кызның эше болай да бит хәттин ашкан. Тормышның авыр йөге алар җилкәсенә төшүгә ир-атлар гына сәбәпчеме икән? Гаилә корып җибәргән көннән үк без дилбегәне үз кулыбызга алырга, баш булырга тырышабыз. Тормыш иптәшенә ышанмыйча, бар нәрсәне үз кулына алырга омтылучы хатын-кызлар, үзләре дә сизмәстән, ирләрен “рәхәт тормышка” ияләндереп бетерәләр дә инде. Ә кай вакытта: “Нәрсә беләсең син, кит әле”,–дип ирләрне бөтенләй гаилә сәясәтеннән ераклаштыралар. Шуннан башлана инде тынычсыз, бер-береңә ышанмаучан тормыш. Ә мондый тормышның тәрбияви нәтиҗәсе балаларда күренә. Әти кешенең гаиләдә дәрәҗәсе төшә, кыз балаларда мин-минлек чире барлыкка килә, ул да бит әни, ир хатыны булачак. Ир-баш, хатын-муен, ди халык. Бәлки гүзәл затларыбызга беренче чиратта, “муен” була белеп, тормыш дилбегәсенә сузылмыйча, һәркем үз вазыйфаларын үтәп, бер-беребезне физик һәм әхлакый яктан кимсетмичә, хөрмәт итеп, еллар узып, бер-беребезне югалткач та сагынып искә алырлык итеп яшәргәдер.
Нократ Рәйсә Рәхимҗанова. 2008-07-10 16:28:52
Кире кайт
|
|
|