Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Сыр-май комбинаты . үсештә

 

Мамадышта сыр-май комбинаты 1974 елдан бирле эшләп килә. Илебездә булып узган сәяси, икътисадый вакыйгаларның тәэсире комбинатны да читләп узмагандыр, әмма күп кенә завод-фабрикалар ябылган дәверләрдә дә ул аягында басып калды, алай гына да түгел, югары җитештерүчәнлеккә, продукция сыйфатын үстерүгә иреште. Хәзерге вакытта биредә ике зур корпус эшли. Яңа корпуста тулысынча автоматлаштырылган Италия җайланмалары урнашкан. Монда җитештерү процессының барышы компьютердан карап тикшерелә, кирәк икән, тиешле температура, басым тудырыла. Кул көче биредә юк диярлек. Цех буенча 5-6 кеше генә җитештерү барышын күзәтеп, контрольдә тота. Хәзерге вакытта комбинатта тәүлегенә 27 тонна сыр җитештерелә. Ассортиментын да киңәйтеп торалар. Күптән түгел сертификация өчен яңа “Мааздам” сортлы сыр үзләштергәннәр. Озакламый аны мамадышлылар да татып карый алачак.

Сыр пешерү буенча чит ил җайланмалы корпус эшли башлау белән кабул ителә торган сөткә дә таләпләр арта. Чөнки яңа җайланманың берничек тә әчегән, күптән савылган, пычрак сөтне кабул итәсе килми, алай гына да түгел, мондый чималдан ул ватылырга бик тә мөмкин. Шуңа күрә, сөт тапшыручылардан бу мәсьәләдә җаваплылык сорала. Комбинатка сөт төрле төбәкләрдән килә, шуның 25-30 проценты гына Мамадыш районына туры килә. Хәзерге вакытта көнгә 300-360 тонна сөт кабул итә комбинат, гәрчә ике корпусның куәте 400-450 тонна тәшкил итсә дә. Кышын сөт күләме бермә-бер кими. Шуңа күрә биредә җәйнең бер көне ел туйдыра, диләр.

Комбинатның икенче корпусында традицион, кул көче сорый торган сыр-май җитештерү җайланмалары урнашкан. Бу корпуста узган елның декабрь аеннан алып, 15 июньгә кадәр ремонт, төзекләндерү эшләре алып барылган. Бу эшне Казан шәһәренең “ВАМИН-Татарстан” төзү-монтаж цехы хезмәткәрләре белән, комбинатның үз эшчеләре Миннегали Мөбарәков, Илгиз Байкиев, Мансур Сабиров, Расим Галимов, Ильяс Гыймазов, Ильяс Әхмәтханов, Илсур Ясәвиев, Эдуард Газизуллин, Рифат Җамалиев, Флюр Рәхимов вакытларын, көчләрен кызганмыйча башкарып чыккан. Корпус реконструкциясе эше Валентина Разумова, Илсур Хәсәнов, Рәшит Мәхмүтов, Василий Иващенко, Рөстәм Шәфиев җитәкчелеге белән үткәрелгән, ә төзү эшләрен Камил Бинков оештырган.  Әлеге корпус июнь урталарында сафка басып сыр, май, сөт җитештерүгә кереште дә инде. Биредә сыр җитештерүдән калган чималдан коры сыворотка да әзерлиләр, ә бу продукт исә, конфет, туңдырма ясаганда әһәмиятле чимал булып тора. Шунысын да әйтергә кирәк, сыр-май комбинаты сөт продуктларыннан каймак, эремчек, катык кебек ризыкларны, районда сорау түбән булу сәбәпле, җитештерүне туктаткан.

Комбинат территори-ясендә, кайчан гына карама, төзелеш эшләре бара. Хәзерге вакытта 3 мең тонна продукция сыйдырышлы суыткыч бинасы төзелә. Сырның өлгерү вакыты 2-3 ай икәнен истә тотсак, бу бинаның продукция белән тулачагына шик юк.

Базар шартларында һәр үзгәрешне тоемлау, шуның нигезендә дөрес карар кабул итә белү сәләте – һәркемгә дә бирелми. Бу сәләт – тормыш тәҗрибәсе, зирәк акыл һәм эшкә иҗади якын килү нигезендә туадыр. Мондый сыйфат сыр-май комбинаты директоры Мәсгут Әхмәтшинга хас. Хәзерге вакытта продукциянең үзкыйммәтен киметү, җитештерүчәнлекне арттыру юлларын эзләү белән мәшгуль җитәкче.

Рәсемдә: сыр пешерүче Сергей Маслов.

Автор фотосы.

 


Нократ  Ф.Ятимова, 2008-07-10 16:32:51

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Полиграфия комбинатлары
Типографияләр
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
27 28 29 30 31 01 02
03 04 05 06 07 08 09
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом