Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Комиссия йортларны кабул итә

Чәршәмбе көнне торак инспекциясе комиссиясе субподрядчы “Җылылык челтәрләре” ҖЧҖ, “Мамадыш ЖКУ” ҖЧҖ, генподрядчылар “Мамадышводхозстрой”, “Центрстрой” ремонтлаган объектларда булды. “Җылылык челтәрләре” оешмасының Тукай урамы, 4нче йорт, Пугачев, 31, Азин, 4 йортларында җылылык торбаларын алмаштыру эшләренең сыйфатлы башкарылуы билгеләнде. Фасплитәләр белән фасад җылыту буенча Давыдов, 157, Коммунистлар урамы, 1нче йортларда эш төгәлләнү алдында тора. Кабул итеп алу вакытында кайбер кимчелекләр билгеләнде, алар эш барышында юк ителәчәк. Подрядчылар ГОСТ, СНиП нормаларын үтәргә, төзелештән калган чүп-чарны җыештырырга тиеш. Шулай ук Киров, 14/33, Ленин, 74, Горький, 29 йортларында түбә ябу, канализация системасын яңарту эшләре төгәлләнеп килә. Әмма соңгысының подвалында шакшы су җыелган. Бу проблеманы хәл итүне торак инспекциясе үз контроленә алды. Мондый очракларны булдырмау һәм янгынга каршы куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан, подвалларны чиста тоту, анда даими җыештыруны оештыру зарур.

Капиталь ремонтны финанслауның 30 проценты, аванс рәвешендә, федераль бюджеттан бүлеп бирелгән. Субподрядчылар бу акчаларны тулысынча кулланганнар. Акчаның калган 70 проценты республика, җирле бюджетлардан һәм ТМШ акчаларыннан бүленәчәк.

Мамадыш муниципаль районы башкарма комитетының “УКС” муниципаль оешмасы җитәкчесе Роберт Сәләхетдинов сүзләренчә, капиталь ремонт эшләрен вакытында төгәлләүгә һава шартларының үзгәрүчәнлеге, йортларның иске булуы комачау итә. Эш барышында акча бүленү каралмаган һәм хәзер өстәмә чыгымнар таләп итүче атламаларны, өрлекләрне алмаштыру белән дә шөгыльләнергә туры килә.

Рәсемдә: Васыйл Гарипов бригадасы Горький урамындагы 26нчы йортның түбәсендә эшли.

Автор фотосы.


Нократ  Ф.Ятимова, 2008-07-10 16:36:59

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Полиграфия комбинатлары
Типографияләр
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
27 28 29 30 31 01 02
03 04 05 06 07 08 09
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом