Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Балык тотучы Вася абый

Балык тоту кем өчендер хобби, ял вакытын үткәрү булса, кем өчендер яшәү чыганагы. Чын балыкчы табигать көйсезлекләреннән дә куркып тормый. Өч яшеннән үк Ыкка йөри башлаган Василий Лукьянов өчен балык тоту тормышының аерыл-гысыз бер өлешенә әйләнгән. Үзе кебек һәвәскәр балыкчы иптәшләре белән Дим, Кандра, Ык буйларында еш күрергә була аны. Василий Трофимовичка иң балыклы урыннар да, балык тотуның барлык нечкәлекләре дә таныш. Аның рекорды 1983 елны кармагына сиксән алты сантиметрлы сазан капкач куелган. «Көчкә генә тартып чыгардым, шундый авыр иде ул. Тәңкәләре шундый каты, чистарта-чистарта аптырадым », – дип исенә төшерә балыкчы ул очракны. Аннан соң да бәртәс, алабуга, корбан һәм авырлыклары өчәр килограммга җиткән башка күп төр балык тота, ләкин андый эреләр артык эләкми.


Хезмәткә дан  А.ХӘБИПОВА. 2008-07-11 10:50:14

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Полиграфия комбинатлары
Типографияләр
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
27 28 29 30 31 01 02
03 04 05 06 07 08 09
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом