
Язмышларын Бондюг, химия заводы белән бәйләгән якташларыбызны бик күп уртаклыклар берләштерә. Икесе дә дүрт балалы эшчеләр гаиләсендә туалар. Назыхарга – тугыз, Фәүзиягә биш яшь чагында сугыш башлана. Әтиләре Кашап һәм Сабир фронтка китәләр. Аларга туган якларына әйләнеп кайту насыйп булмый. Гаиләдәге өлкән бала Назыхарның хезмәт биографиясе бик иртә башлана. Укуын мәҗбүри ташлаган үсмер өлкәннәр белән беррәттән урман эшенә йөри, бераздан заводның ремонт-төзелеш цехына балта остасы өйрәнчеге булып урнаша. – Ул вакытларда хезмәт кенәгәсе буенча рәсми теркәлеп эш табуы авыррак иде, – дип сөйли Назыхар Кашапович. – Мин, бердән, җитди шөгыль табуыма, икенчедән, гаиләгә бераз акча юнәтә алуыма сөендем. Н.Гыймазетдинов унсигезе тулгач армия сафларына китә. Өч ел Кавказ арты хәрби округында хезмәт иткән солдатны кабат шул ук цехка балта остасы буларак алалар. Назыхар бу һөнәрнең серләренә җентекләп төшенә, поселоктагы каралты-курасын әкренләп тәртипкә китерә. – Әни, тиздән сиңа килен алып кайтырмын, – ди ул. Һәм шулай була да. Егет Фәүзиясен танцыда очрата, шунда ук салмак биюгә чакыра. Әтисе урынына гаиләдә баш булып калып, проблемаларны тиз арада хәл итәргә гадәтләнгән туры сүзле, ныклы ихтыярлы Назыхар, хисләрен ярты ел чамасы сыный да, Фәүзиясенә тәкъдим ясый. Инде алда әйткәнемчә, Фәүзия дә әтисез үсә. Шулай да әнисе Камәрия кызына ун класс белем бирә. Мәктәптән соң кыз гипосульфит тозлары цехына эшкә килә. Аның хезмәт кенәгәсендә бер генә язу. – Утыз ел кайнана белән яшәдем, – дип хатирәләрен яңарта Фәүзия Сабирова. – Ул миңа каты бәрелмәде, тәмле ашлар пешерергә, бәйләргә, чигәргә өйрәтте. Ә Назыхар кулында ут уйната: балта остасы күз явын алырлык итеп терраса, мунча, мал абзарлары төзи. Оста күршеләренә дә булыша. Бу вакытта Назыхар Кашапович гипосульфит тозлары цехына күчә. Гыймазетдиновларның гаилә дуэты эштә сынатмый: икесе дә күпсанлы грамоталар, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнәләр, бишьеллыклар ударниклары булалар. Гаилә башлыгына аеруча мөһим заданиеләрне башкарганы өчен завод җитәкчелеге тарафыннан рәхмәт белдерелә, рәсеме Мактау тактасына куела. Үзара хисләрен саклап, татулыкларын, сабырлыкларын еллар аша сынаган Гыймазетдиновлар бүген дә актив тормыш белән яшиләр. Завод аларга ике бүлмәле фатир биргән, бакчалары бар. Фәүзия апа тәмле кайнатмалар, компотлар әзерли. – Без аздан да кәнәгать булырга өйрәнгән, – ди ул. – Тырышуыбыз башлыча балаларыбыз, оныкларыбыз өчен. Гыймазетдиновларның ике кызы һәм улы, белем алып, күңелләренә ятышлы һөнәрләр сайлаганнар. Раушания – почта элемтәсе бүлекчәсендә оператор, Раил – урманчы, гаиләсе белән Коми Республикасында яши, Илсөяр – педагог. Дәү әти белән дәү әнинең дүрт шатлыгы – дүрт оныклары. Хәзер өлкәннәрнең йөрәге оныклары Леонид өчен ут йота. Леня ярты ел элек хәрби хезмәткә алынган, якын арада икенче оныклары Женя да солдат шинелен киячәк. – Без аларның исән-имин әйләнеп кайтулары өчен көн саен дога укыйбыз, – диләр Гыймазетдиновлар. – Теләгебез – балаларыбызны, оныкларыбызны бәхетле итеп күрү. Алтын юбилярның бу изге теләге чынга ашар дип ышанабыз. Фәүзия апага һәм Назыхар агага сәламәтлек, тигез гомер, балалар игелеге юлдаш булсын.
Кире кайт
|
|
|