Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
РИНАТ ФӘРДИЕВ: " ИРЕШЕЛГӘННӘР ЧИК ТҮГЕЛ"

 Район башлыгы Ринат Фәрдиевнең эш көне, агроном һәм колхоз рәисе булып эшләгән чорларда салынган гадәт буенча, бик иртә башлана һәм бик соң тәмамлана. Гомумән, район кадәр район белән җитәкчелек итү кешедән күп вакыт һәм энергия сорый. Бу вазифа берничек тә эш  сәгатьләре кысаларына гына сыеп бетә алмый. Ә Ринат Фәрдиев барлык проблема һәм эшләрнең эпицентрында кайный – йөрәк аша үткәрә, аларга кешеләр язмышы призмасы аша карый, карарлар кабул итә. Ул инде кеше эшкә кузгалганчы, район-шәһәрне бер кат урап чыккан  һәм һәрнәрсәдән хәбәрдар була. Аның автомобиле –  икенче эш кабинеты.  Машинада ике телефон туктаусыз шалтырап тора. Без, “Зәй офыклары” һәм “Новый Зай” газеталары журналистлары,  аның нибары бер эш көнен күзәттек һәм бу кеше иңнәренә салынган җаваплылыкның, бурычларның колачына таң калдык. Машина кузгалып китүгә, без дә район проблемаларына баш-аяк белән чумдык: бу көнне без аның белән шәһәрне, аның үзәк һәм иң читтәге урамнарын, төзелешләрен, район хуҗалыкларын йөреп чыктык, җитәкчеләр, йөзләгән кеше белән очраштык, район-шәһәр, кешеләр язмышына кагылышлы бик җитди  сөйләшүләрнең, карарларның шаһиты булдык. 

Бүген без юлъязмаларыбызның беренче өлешен бирәбез.

Менә башкарма комитет җитәкчесе элемтәгә чыга. Федераль куркынычсызлык хезмәте Зәй бүлегенә яңа башлык билгеләнгән. Зәй хастаханәсендә урнашачак плазма үзәгенә техник шартлар әзерләү, кайсы ындыр табагы икмәк кабул итүгә ни дәрәҗәдә әзер, алдагы көнне Зәйдән хәрби укуларга киткән17 районнан чакырылган 570 ир-егетнең юлдагы хәле, чернобыльчеләр истәлегенә таш кую датасы һ.б., һ.б. сораулар күтәрде ике район җитәкчесе.

Машина шәһәрдән авылларга юл ала. Көн матур, кояшлы. Аксардан чыгып, Тәкмәк юлына төшәбез. Ике якта чөгендер һәм иген басулары җәйрәп ята. “Глава” күзе юлдагы көйсезлекне дә, чүптән арындырып бетерелмәгән чөгендер кишәрлеген дә күрә. Ринат Шәехович ул арада безнең сорауларга җавап бирергә, басулар торышы буенча агрофирмалар бүлекчәләре җитәкчеләре белән элемтәгә чыгып алырга да өлгерә.

Без Иске Тәкмәктә тугызьеллык мәктәп төзелеше мәйданында. Район башлыгы  төзелешне үз контролендә тота, атнага ике мәртәбә төзүчеләр белән очраша. Мәктәп агачтан булачак. Аның инде нуленче циклы төгәлләнгән. 1нче сентябрьдә ул балаларны кабул итәргә тиеш. Мәктәпле авыл – киләчәкле авыл. Район башлыгы әлеге авылның алдагы язмышын мәктәп белән бәйли. Тәкмәкне күтәрү өчен без барысын да эшләячәкбез, хәтерләп калыгыз, мәктәп яны беренче сентябрьгә танымаслык булып үзгәрәчәк, ди ул.

Сүзебез җирле үзидарәләр эшчәнлеге, муниципаль реформалар турында.

– Хәзер эшләү күпкә кызыклырак, иҗади мөмкинлекләр зур. Мин үз командам, аерым алганда җирле үзидарә  башлыкларының күпчелеге хезмәтеннән канәгать. Алар бүген авылның  социаль-икътисадый программасын эшли. Дөрес, искечәрәк уйлаучылар, өстән ярдәм көтеп ятучылар да бар. 2006 елдан бөтен Россия җирле үзидарәләр турындагы закон нигезендә яши. Ике ел озак вакыт түгел, ә үзгәрешләр күз алдында. Үзаң, караш үзгәрә. Җирле үзидарә  конституцион хокукларыбызның бер өлеше һәм аны үстерү җәмгыятебездә аерым кеше – гражданин – ролен ныгыту бит ул.

Җирле үзидарә халыкка якын тора, җирле ресурслардан нәтиҗәле файдалану мөмкинлеге бирә, җәмгыятьтә социаль киеренкелекне киметә, хакимияткә ышанычны арттыра. Һәм, иң мөһиме, республиканың, районның икътисадый тотрыклылыгы, авылларыбызның ныклыгы безгә бу шартларда җиңел эшләп китү мөмкинлеге бирде. Реформалар җир һәм җирдә эшләүче файдасына барырга тиеш. Әлегә федераль законнар кулларны нык бәйли, салымнар системасын муниципаль закон белән тәңгәлләштерәсе бар. Җирдән хуҗаларча файдалану, коммуналь хезмәтләр, җәмәгать транспорты, юллар, шәһәр, авыллар төзеклеген тәэмин итүдә бездә күп эшләнде. Әйткәнемчә, без муниципаль реформаларның матди-икътисадый нигезен алдан сала алдык. Газлаштыру, “Саф су” программаларын гына алыйк. Аларны үтәп чыкмасак,  авыллар бүген нинди проблемалар алдында калачак иде, күз алдына да китерүе кыен, – ди район башлыгы.

Район зурлап Питрау бәйрәмен үткәрергә әзерләнә. Ике  Багражда бу көннәрдә бер кешене бишкә бүләрдәй булып яшиләр. 12 июльдә Кашка тауда Питрау гына түгел, Сарсаз-Багражда район комбайннарының уракка әзерлек парады уза, ә Урта Багражда  административ-мәдәни үзәк ачыла. Ә бу киң масштаблы әзерлек штабы башында район башлыгы үзе тора.

Урта Багражда мәдәният йорты белән чикләнеп калмаска уйлаганнар, бер тотынгач, авылга керү юлларын рәтләп, күпер төбен чабып, агачларны сирәкләп, матур сквер ясаганнар. Кая карама, буяу, агарту эшләре бара, техника гөрелтесе.Үзәк  башлыча әзер, хәзер биредә төгәллисе тышкы эшләр калган. Ринат Шәехович, машинадан төшүгә, исәнләшә-исәнләшә, клуб янына үтте һәм фундамент, түбә, койма т<span style="FONT-FAMILY: "Times

Зәй офыклары  В. Гаврилова. 2008-07-11 13:31:31

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Полиграфия комбинатлары
Типографияләр
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
27 28 29 30 31 01 02
03 04 05 06 07 08 09
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом