Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Алар яраткан хезмәттә

Почта хезмәте халык өчен кирәкле хезмәт төрләренең берсе булып кала бирә. Басма матбугат тарату, хат, телеграммалар белән эшләү, посылка кабул итү һәм күп кенә башка төр хезмәтләр белән почта хезмәткәрләре шөгыльләнә. Әлеге өлкәдә бездә элек-электән башлыча хатын-кызлар эшли.

Тармакта хезмәт куючылар арасында үз эшен яратып, намус белән башкаручылар шактый. Розалия Зыятдинова һәм Гөлсәрия Хәмидуллина – шундыйлардан. Апалы-сеңелле ханымнар тумышлары белән Яңа Мәлемнән.

Розалия Сафиулловнаның почта хезмәтендә эшләвенә 35 ел. Хат ташучы Иске Зәй халкына хезмәт күрсәтә. Биредә әлеге вазифаны 7 хат ташучы (2се Поповка һәм Яңа Мәлемнән) башкара. Розалия Зыятдинова – алар арасында иң өлкәне һәм тәҗрибәлесе. Ул искезәйлеләрнең күбесе өчен үз кешегә әверелде. Хәзерге вакытта бистәнең Ульянов, Толстой, МТС, Кыр, Клуб, Совхоз урамнарында яшәүчеләр аның хезмәтеннән файдалана.

–Газета-журналлар укучылар, кызганычка каршы, кими бара. Без хәзер – халыкка күбрәк салым, пенсия фонды органнары җибәргән хатлар, коммуналь хезмәтләр күрсәтүче оешмалар счетларын таратучы вазифасын башкаручылар сыман, – ди ул.

Почта хезмәткәрләренә нинди генә вазифа йөкләнсә дә, алар аны вакытында үтәргә бурычлы. Бу эштә вакыт төшенчәсе мөһим роль уйный. Әйтик, газета аша бүген җиткереләсе хәбәр, мәгълүматның иртәгә соңга калуы ихтимал. Розалия ханым моны яхшы аңлый, шуңа күрә басма матбугатның аның тарафыннан кичектерелүенә юл куймый. Почта хезмәте җитәкчелеге кемнең ничек эшләвен белеп тора, эш өчен тырышучыларны һәрвакыт алга ала. Почта тармагында озак еллар тырыш хезмәте өчен Розалия Зыятдинова быел “Татарстан почтасы” идарәсенең Мактау грамотасы һәм акчалата бүләк белән бүләкләнде.

Гөлсәрия Хәмидуллинаның тармактагы хезмәт стажы 25 ел. Ул күп еллар шәһәрдә хат ташучы булып эшли.

–Безнең хезмәтне почта тартмасына газета яисә журнал салып китүче дип кенә күзалларга ярамый. Без хәзер матбугатка яздыру һәм күп кенә башка төр хезмәтләр башкаруда халык белән якыннан аралашып, турыдан-туры эшләүчеләр, – ди ул.

Чыннан да, җиңел түгел шәһәр хат ташучыларына. Йортларның күбесенә домофоннар куелу сәбәпле, алар хәзер подъездларга керә алмыйча интегә, үз хуҗалыгын булдырып, яңа йортлар салып яшәүчеләрне эзләп табу да мәшәкатьле. Шуңа күрә хат ташучылар арасында Розалия һәм Гөлсирә кебек сабырлык, түземлелек кебек сыйфатларга ия булучылар һәм хезмәтен яратып башкаручылар гына озак эшлидер...


Зәй офыклары  Н. Шамионов. 2008-07-11 13:48:46

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Полиграфия комбинатлары
Типографияләр
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
27 28 29 30 31 01 02
03 04 05 06 07 08 09
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом