Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
БАЛЫК КАП, ЯЛТЫРАП ЯТ

Ул менә нәрсәләр сөйләде:

– Безнең оешма МПП карамагында 1997 елда оешкан иде. Минзәлә сулыкларында балык тоту белән шөгыльләнәбез. Хәзер ул үз эченә көймә станциясен дә ала, “Рыбак “ ҖЧҖ дип атала. Бездә барлыгы 4 бригадада 28 кеше хезмәт куя. Ел дәвамында балыкны рөхсәт буенча 60 тонна тотабыз. Тоткан балыкларның яртысыннан күбрәген базардагы кибетебездә Минзәлә халкына сатабыз. Бу кибеттә төшкә кадәр Татьяна Сальникова эшли. Клиентларыбыз базадан да килеп алалар. Базадан Галина Енькова сата.

Балык тотучыларыбыз Гөлек ягыннан Виктор Штанько, Анатолий Шейко, Андрей Логунов һәм Вахит Салиховлар яхшы эшлиләр, балыкларны даими рәвештә тапшырып баралар. Балык тотучыларның мастеры Николай Еньков (рәсемдә) бөтен яктан үрнәк. Алар корбан балыгы, чуртан, кызылканат (красноперка), алабуга (окунь), сорошка, җәен, судак тоталар. Узган ел бер балыкчы 42 кг лы җәен тоткан иде, быел иң зур балык 37 кг лы булды. Балыкчыларыбыз “Казанка-5” моторлы көймәсе белән идарә итәләр, ятьмә һәм җылым белән балыкларны аулыйлар. Елга 12 тонна балыкны ыслыйбыз. Моның өчен ике ыслау бүлмәсе бар. Ыслау белән Виктор Богомолов шөгыльләнә, ул ыслаган балыклар бик яхшы, халык бик теләп ала. Шулай ук балыкларны саклау өчен 2 зур махсус суыткыч бар, берсе 60 ка, икенчесе – 180 ка кадәр суыта. Минзәлә халкыннан арткан балыкны Чаллы эшмәкәрләре В.Лебедев һәм Э.Корбанова килеп алып китәләр, алар белән килешү төзелгән.

Безнең балыклар экологик яктан чиста, ветбаклаборатория һәрвакыт тикшерә, анализ ала. Быел без эшчәнлегебезне киңәйтеп, көймәләр һәм катерлар кую өчен махсус мәйданчык булдырдык. Бу мәйданчык 100 көймәгә исәпләнгән. Көймә станциясен койма белән әйләндереп алдык. Хәзер монда Башкортостан, Чаллы, Минзәлә кешеләренең 15 көймәсе тора, алар килешү нигезендә акча түлиләр.

Яр буендагы көймәләрне монда куя башласалар, сулыкларыбызда тәртип булачак. Көймәләрдә йөрү өчен озакламый махсус курсларда укытып, таныклык бирәчәкбез. Моның өчен Чаллының ГИМС җитәкчесе В.А.Булатов белән сөйләшенгән.

Бәйрәм уңаеннан хезмәттәшләремне тәбрик итәм, эшләрендә зур уңышлар, бәхет һәм шатлык телим.

 


Минзәлә  Д.ГАЛИЕВ. 2008-07-14 09:34:40

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Полиграфия комбинатлары
Типографияләр
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
27 28 29 30 31 01 02
03 04 05 06 07 08 09
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом