Алып баручылар сәхнәгә Татарстан Республикасы яшүсмерләр китапханәсе директоры Р.С.Җиһаншинаны чакырдылар. Ул конкурс йомгаклары бе-лән таныштырды. Шулай ук әдәби бәйгедә 500 ләп кешенең катнашуын, 367 эш килүен, шуларның 200 е яхшы дип табылуын, 15 меңләп әсәр укылуын да әйтеп узды.
Сәхнәгә әдәбият белгече, Г.Исхакыйның текстологы Лена Гайнанова күтәрелде. Ул конкурска сораулар әзерләүнең җиңел булмавын, аларның катлаулы булуына карамастан, 500 гә якын яшь кешенең катнашуына үзенең шатлыгын белдерде һәм катнашучыларга олы рәхмәтен җиткерде.
Сәхнәгә Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе М.Ибраһимов чыкты. Ул башта бик матур шигырь укыды. Үзенең чыгышында катлаулы әдәби конкурста яшьләрнең күп катнашуына, әсәрләрнең күп укылуына сөенүен белдерде һәм яңадан булачак конкурсларда да актив катнашуларын сорады. Шулай ук бу конкурсны оештыруда күп көч куйган Р.Җиһаншинага, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры директоры Ш. Закировка Диплом һәм чәчәкләр тапшырды.
Конкурста катнашучыларны бүләкләү башланды. 45 районнан килгән катнашучылар арасыннан 200 кешенең җаваплары дөреслеккә туры килүен раслап, җиңүчеләргә Диплом һәм бүләкләр тапшырылды.
Бүләкләүдә “Мәдәни җомга”, “Шәһри казан”, “Идел”, “Татарстан яшьләре”, “Ватаным Татарстан”, “Сәхнә”, “Мәгъри-фәт” газета-журналлары һәм “Болгар” фонды вә-килләре, артистлар Илдар Хәйруллин, Илдус Әхмәтҗанов, Рузия Мотыйгуллина, Наилә Гәрәева, Алсу Гайнуллина, Нәҗибә Ихсановалар катнашты, алар җиңүче-ләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырдылар.
Премьер-министр урынбасары, Мәдәният министры Зилә Вәлиева беренче өч урынны яулаучыларны билгеләп үтте. 1 нче урын Саба районы Килдебәк урта мәктә-бе укучысы Таһир Каюмовка, 2 нче – Мөслим районы Түбән Табын авылыннан Алсу Солтановага, 3 нче урын – Казан шәһәре, Идел буе районының 48 нче мәктәп укучысы Гөлфирә Газетдиновага бирелде. Ә Гран-при иясе, Г.Исхакый турында 220 биткә сыйдырып, сорауларга тәфсилле җаваплар җибәргән Спас районы Йорт Күл урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Илшат Мәхмүтов булды. Зилә Вәлиева аңа яңа модельдәге компьютер тапшырды һәм ул эш җентекләп тикшерелгәннән соң китап итеп бастырылачагын әйтте.
Безнең районнан әлеге конкурста мин һәм Айбаш урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Сиринә Ситдыйкова катнашты. Без дә дипломнар һәм истәлек бүләк-ләренә лаек булдык. Районыбызда китапханәләр, мәктәпләр күп, аларның бу конкурстан читтә калуы күңелдә ниндидер кимсенү хисе калдырды.
Бүләкләү тәмамлангач тамашачылар игътибарына Туфан Миңнуллинның “Җанкисәккәем” дигән спектакле тәкъдим ителде.
Кире кайт
|