Электричка вагонында гаилә – ата, ана һәм аларның җиде яшьлек уллары. Ата белән ана кызмача. Әле платформада басып торганда ук бер шешә аракы ачканнар иде, хәзер исә, җайлабрак утырып, аны икәүләп бөтенләй бушатып ук куйдылар. Малайга игътибар итүче дә юк, ул башын тәрәзәдән тыгып, әйләнә-тирәне күзәтеп бара башлады. Әтисенең: «Төш урындыктан», – дигән сүзенә улының бер дә исе китмәде, ә исерек ананың моңа ачуы чыкты. Ул сикереп торды да, малайны йодрыклары белән төяргә тотынды. Вагонда утырып баручы башка пассажирлар малайны котырынган ана кулыннан тартып алмасалар, бу хәлнең нәрсә белән бетәсе билгесез иде.
Район эчке эшләр бүлегендә бу гаиләне яхшы беләләр. Малайның әтисе Дамир Ид-ин әллә ничә тапкыр хөкем ителгән, спиртлы эчемлекләр белән мавыгуын дәвам итә, беркайда да эшкә урнашмый. Аның язылышмый яши торган хатыны, малайның әнисе Татьяна Торгашева хә-зерге вакытта сынау срогы үтә. Улы Данилга карата Марий-Элның Волжск суды карары белән ана хокукыннан мәхрүм ителгән. Моннан биш ел элек әтисе ата хокукыннан мәхрүм ителмәде, чөнки ул җәза срогын тутыра иде. Шуңа күрә малай гаиләдә яшәп калды.
Хәер, гаиләдә Данил язмышы өчен бик нык борчылучы бер кеше бар. Бу – Коркачык станциясендә яшәүче әбисе Рәисә. Узган елның декабрендә чираттагы тапкыр кыйналганнан соң малай нәкъ менә шуның янына килгән. Ул исерек ата-анасы яныннан качкан һәм ничек барасын кешеләрдән сораштырып, берүзе электричкада Волжскидан Коркачыкка килеп җиткән. Әбигә 71 яшь булса да, ул оныгын тәрбиягә алырга риза, килене белән улы кайчан да булса акылга утырырлар һәм улларын үстерергә кирәклек турында исләренә төшерерләр, дип өметләнә. Мондый өметнең чынга ашуы шикле, әлбәттә, чөнки 5 ел буена Татьяна бер генә тапкыр да үзенең ана хокукын яңадан кайтару турында уйлап карамаган. Аңа болай уңайлырак бит: эшләргә кирәк түгел, гаиләдә дә бернинди вазифасы юк. 28 яшькә җи-теп, ул үз тормышы турында да, баласы язмышы турында да җаваплылык хисе сизәргә өй-рәнмәгән. Аның ирешкән бөтен “уңышлары” – Җинаять Кодексының төрле маддәләренә туры килә торган законсыз гамәлләр. Данилга ата-анасыннан нинди сыйфатлар күчәр, киләчәктә аны ниләр көтә? Аның киләчәк тормышында яхшы һәм якты күренешләр күбрәк булыр, дип ышанасы килә.
Шәһәргә якын урнашкан районда еш кына шә-һәрнең квартира аферист-лары корбаннары яши башлый. Алай дисәң, аларны авыз тутырып корбаннар дип тә әйтеп булмыйдыр. Эчкечелек белән шөгыльләнүче, беркайда эшләмәүче Казан кешеләре кара рейдерлар карамагына эләгәләр һәм соңгылары аларның квартираларын аз гына акчага һәм бер шешә аракыга сатып алалар. Моннан ике ел элек әнисе һәм кызы белән Өллә авылына килеп урнашкан Наталья П-ва да квартирасыннан менә шулайрак колак кага. Бу йортта ничек җан асрыйлар һәм нинди акчага эчәләр – моңа бөтен авыл шакката. Рәсми рәвештә берәү дә эшләми. Әмма өйдә мәҗлесләр еш була. Җиде яшьлек Сабина турында уйлаучы да юк, ул ач-ялангач килеш еш кына ялгызы урамда йөри. Туганда ук бик сәламәт булмаган балага зур игътибар һәм кайгыртучанлык кирәк булса да, анасы аңа күптән кул селтәгән. “Тыңлаусыз бала ул”, – дип аңлатты ана балигъ булмаганнар эшләре комиссиясендә үзенең кызына карата мөнәсәбәтен. Авызыңнан һәрвакыт аракы исе килеп торганда бала сине хөрмәт итәр һәм һәр сүзеңә игътибарлы булыр, дип исәп тотып булмый шул. Хәтта комиссиягә дә ул аек килә алмады. Опека органнары, җирле властьларның кисәтүләренә исе китми аның. Шуңа күрә Татьяна П-ваны ана хокукыннан мәхрүм итү мәсьәләсен хәл итәр вакыт җитте. Балачагында анасы йортыннан, гаиләсеннән, мәхәббәте һәм назыннан мәхрүм иткәч, бу кызның үсеп җиткәч әйләнә-тирәдәгеләргә нинди мөнә-сәбәттә булачагын әйтүе кыен. Ни кызганыч, татар халкының “оясында ни күрсә, очканда шул булыр” дигән мәкале еш кына дөреслеккә туры килә шул.
Биектау хәбәрләре И.ГЫЙЛАҖИЕВА, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын саклау комиссиясе секретаре. Р.АБЗАЛОВА, комиссия әгъзасы. 2008-07-14 11:14:37
Кире кайт
|