Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Юллар Европадагыча булырмы?

РФ транспорт министры Игорь Левитинның федераль әһәмияткә ия булган М-5 “Урал” Мәскәү-Рязань-Пенза-Самара-Уфа-Чиләбе автомобиль юллары буенча инспекцияләү сәфәре 8-12 июль көннәрендә булды. Эш сәфәренең максаты – юлны “2010-2015 елларда Россиянең транспорт системасы үсеше” Федераль максатчан программасы тарафыннан каралган комплекслы реконструкцияләү буенча чаралар планын эшләү.
Федераль әһәмияткә ия булган М-5 “Урал” автомобиль юлы Мәскәү, Рязань, Пенза, Ульяновск, Самара, Ырымбур, Чиләбе өлкәләре, Мордовия Республикасы, Татарстан Республикасы һәм Башкортстан Республикасы территорияләре буенча үтә, аның гомуми озынлыгы – 1848,76 км, шуның 36,7 км Татарстан Республикасы территориясе буенча уза.
Татарстан белән Ырымбур өлкәсе чигендә Игорь Левитинны Баулы муниципаль районы башлыгы Альберт Хәбибуллин һәм Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Илдус Фәсхетдинов каршылады. Россия транспорты министрына татар түбәтәе  тапшырдылар, ул шулай ук чәк-чәктән дә авыз итте.
Юлның торышын яхшырак күрер өчен, министр сәяхәткә автобуста чыккан. Хәзерге вакытта бу юлда һәлакәтләр еш килеп чыга. Узган елда гына да анда 669 кеше һәлак булган. М-5 трассасының 35 проценты гына нормативка туры килә. Иң зур проблема - трассаның тар булуы һәм аңарда зур йөкле автомобильләргә туктау урыны юклыгы. Ләкин барлык юл-транспорт һәлакәтләренең 80 проценты кеше факторы, машина белән идарә итүчеләрнең аруы нәтиҗәсендә, аларның катлаулы хәлләрдә үз-үзләрен дөрес тотмаулары аркасында килеп чыга. Шоферларның кайберләре юлда тәүлекләр буена бара.
 
Мәскәү кунагы сүзләре буенча, трассаны ре-конструкцияләүгә 2015 елга кадәр 140 миллиард сум акча бүлеп бирергә планлаштырыла. Шулай итеп, юл нормаль торышка китереләчәк, ә үткәрү сәләте халыкара таләпләргә җавап бирәчәк. М-5 трассасы Кытайдан, Казахстаннан һәм Россиядән Европага бара торган йөкләр өчен халыкара коридор булып тора.
Игорь Левитинны Татарстан белән Башкортстан чигенә кадәр озатып, район башлыгы Альберт Хәбибуллин һәм ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Илдус Фәсхетдинов Баулы пассажирлар автотранспорт предприятиесенә юнәлделәр. Анда министр өчен таныштыру экскурсиясе оештырылган иде.
Министр вазыйфаларына билгеләнгәннән соң Баулыда беренче тапкыр булган Казан кунагы районыбызда пассажирларны күчерү торышы белән кызыксынды.
 
Россиянең транспорт министрын баулылылар зур чәк-чәк белән каршы алдылар.
 

Хезмәткә дан  2008-07-14 16:21:25

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Полиграфия комбинатлары
Типографияләр
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
27 28 29 30 31 01 02
03 04 05 06 07 08 09
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом