Фестивальнең барлык катнашучыларын да, ә алар, гадәттәгечә, әз түгелләр, 3 секциягә бүлделәр – телевизион, газетада журналистлык эше һәм радио секциясе. Һәркем үз юнәлеше буенча эшләде.
Иртән йокыдан уянгач та, без радио эшләвен ишетә идек (дөресен генә әйткәндә, йокларга вакыт та юк иде!). Ашханәгә барганда газетаның (төгәлрәге, газеталарның - быел теплоходта 5 төрле басма чыгарылды!) яңа санын алып укыдык. Ә кичен телевидение эше осталары үз иҗат җимешләрен күрсәттеләр.
Фестивальнең финалында безнең шәһәрне “Вектор” яшьләр телестудиясеннән Әдилә Ситдыйкова, Марат Сәетгәрәев, Алена Белова, Равилә Сәлахова, мин - Энҗе Хәйруллина, җитәкчеләребез Элеонора Арифова, Радэль Галимуллин, Андрей Трубенко тәкъдим иттеләр.
Безнең яшь һәм тәҗрибәсез команда өчен “Алтын каләм” бик тә әһәмиятле, файдалы, шул ук вакытта җаваплы да чара иде. Шуңа күрә безнең төп максатыбыз сынатмаска, оятка калмаска булды. Телевидение эше буенча безнең төп көндәшләребез “Тин-клуб” (Казан шәһәре) һәм “Сары бегемот” (Түбән Кама) булдылар. Көндәшлеккә карамастан, без дус яшәдек, тәҗрибә белән уртаклаштык, бер-беребезгә киңәшләр бирдек.
Фестивальнең һәр көне бик бай эчтәлекле булды. Танылган журналистлар катнашында мастер-класслар, диспутлар үткәрелде. Әлеге чаралар һәркем өчен файдалы булды. Киеренке эш көненнән соң кичен без ял иттек, күңел ачтык, дискотекада биедек. Ә иртән барысы да яңадан башланды.
Мондый тыгыз графикта эшләү бушка үтмәде. Җиңүчеләр арасында баулылылар да бар иде. Мәсәлән, “Фоторепортерлык” номинациясендә Алена Белова өченче урынга лаек булды, “Иң яхшы монтажчы” номинациясендә Равилә Сәлахова беренче урынны, ә мин “Россиядә һәм Татарстанда Гаилә елына багышланган иң яхшы язма” номинациясендә җиңүче булдым. Оештыручылар шулай ук “Вектор” телестудиясенә һәм шәхсән Элеонора Арифовага Рәхмәт хатлары тапшырдылар.
Фестивальдән күп итеп яхшы тәэсирләр алдык. Идел елгасы, Тольятти, Самара, Казан шәһәрләре буйлап гаҗәеп сәяхәтне тагын бик озак хәтердә сакларбыз. Безнең өчен иҗади сәяхәт уңышлы һәм нәтиҗәле булды. Киләчәктә дә баулылылар фестивальнең финалында кабаттан катнашырлар дип өметләнәбез. Алда әзерләнү, иҗат итү, уйлану һәм яңа идеяләрне тормышка ашыру өчен тулы бер ел бар...
3нче мәктәп укучысы Әдилә Ситдыйкова соңгы ярты елда бик теләп “Вектор” телестудиясендә шөгыльләнә, анда ул телевидение сәнгате теориясен һәм аны гамәлдә кулланырга өйрәнә. “Борис Полевой” теплоходында сәяхәт аның өчен тәҗрибә туплауда тагын бер адым булды.
Хезмәткә дан Энҗе ХӘЙРУЛЛИНА, 16 яшь, Баулы шәһәре. 2008-07-14 16:27:35
Кире кайт
|