Районда бүгенге көндә 574 күп квартирлы, шул исәптән 99 күп катлы йорт исәпләнә. Әлегә алар урнашкан җирләр муниципаль берәмлекләр карамагында. Яңа закон буенча һәрбер йорт урнашкан территория шунда яшәүчеләр тарафыннан оештырылган торак милекчеләре ширкәтенә (ТМШ) яки идарәче компаниягә беркетелергә тиеш. Ә алар исә әлеге мәйданны фатир хуҗаларына бүлеп биреп, биредә тәртип һәм чисталык тәэмин итәргә бурычлы. Моның өчен күп катлы йортның җире ызанлап алынырга, анда гомуми кулланышта булган балалар мәйданчыгы, ял итү урыны, хуҗалык корылмалары зонасының төгәл урыны, ягъни йортның генераль планы булдырылырга тиеш. Киңәшмә барышында район башлыгы генплан үрнәген кара тактага сызып аңлатты һәм район башкарма комитетының төзелеш һәм архитектура бүлеге хезмәткәрләреннән тиз арада һәрбер йортка шундый план булдыруны таләп итте. Хәзерге вакытта әлеге йортлар янындагы тәртипсезлекнең башы хуҗасызлыкта. Ә хуҗасыз җирдә беркайчан да тәртип булмаячак, диде Алмас Әминович.
Алга таба сүз авыллардагы социаль объектлар урнашкан җирләрне рәсмиләштерү турында барды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рамил Гафуров әлеге юнәлештә эшнең бик сүлпән баруын билгеләп үтте. 30 муниципаль берәмлекнең 3сендә генә (Урта Курса, Иске Чүриле, Күпербаш) бу эш төгәлләнгән килеш. Җирлек башлыклары әлеге җитешсезлекнең төп сәбәбе – тапшырылган документларның җирләрне рәсмиләштерүгә әзерләүче җаваплылыгы чикләнгән “Землемер” ширкәтендә озак тоткарлануы дип аңлаттылар. Өчиле авыл җирлеге башлыгы Эльмира Камалиева 8 социаль объектның документларын әлеге оешмада 2 ай буе эшләтә алмый тилмерүен ачынып сөйләде. Урта Курса, Ташкичү, Сеҗе муниципаль берәмлек җитәкчеләре дә “Землемер” ширкәтенә дәгъваларын белдерделәр. Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина 286 кешенең пай җирләре документларын 2006 елда ук тапшырган булган. Бүгенге көнгә кадәр эш төгәлләнмәгән.
— Хәзер инде кайберләренең кәгазьләрен табып та бирә алмыйлар, — дип зарланды Рәмзия Рамазановна.
— Авыл халкы биредәге тәртипсезлектән туеп җирләрен рәсмиләштерүдән баш тарта инде, — дип өстәде Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Шәвәлиева.
Районда җирләрне рациональ файдалануны контрольдә тоту, җиргә дәүләт исәбе алып бару, димәк, “Землемер” ширкәтенең эшчәнлеге өчен дә төп җавап бирүче оешма – ТР буенча күчемсез милек идарәсенең 9нчы номерлы территориаль бүлеге. Аның җитәкчесе Габдуллаҗан Миннекәевка “Землемер” ширкәте хезмәткәрләренең җавапсызлыгы турында ул көнне бик күп моң–зар ишетергә туры килде. Район башлыгы авыл җирлекләре җитәкчеләреннән дәгъваларын язмача бирүләрен сорады. Ә Габдуллаҗан Фазылҗановичтан тиз арада тиешле чаралар күрүен һәм оешмада тәртип урнаштыруны таләп итте.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илдар Фазылҗанов су хуҗалыгы объектларын рәсмиләштерү турында хисап тотты. 1 сентябрьгә әлеге эш төгәлләнәчәк һәм авылларда су белән тәэмин итү системалары районның махсус оешмалары карамагына тапшырылачак.
Киләсе ягулык чорында районның барлык социаль–көнкүреш учреждениеләрендәге газ белән җылыту җиһазларына да Арча һәм Яңа Кенәр коммуналь хуҗалыгы оешмалары хезмәт күрсәтәчәк. Бу турыда авыл җирлекләре һәм әлеге предприятиеләр арасында килешү төзелә. Аның нигезендә коммуналь хуҗалык белгечләре үзләренә беркетелгән объектларны ягулык чорына әзерләргә һәм аларның кыш көне даими эшләвен тәэмин итәргә бурычлы. Бу авыл җирлекләренә әлеге эш буенча өстәмә чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Киңәшмәгә район башлыгы йомгак ясады. Ул җирләрне рәсмиләштерү буенча эшнең торышы белән канәгатьсезлеген белдерде һәм бу өлкәдә җитешсезлекләрне тиз арада бетерүне таләп итте.
Кире кайт
|