Уртадагы мәйданда яшь эстрада йолдызлары кич буе чыгыш ясады. “Эссе” группасы, Илнур – Айрат, Румия Фәтхетдинова, Алинә Сафиуллина, Салават Миңнеханов, Мөнир Рахмаев, Айназ, Илнар Сәйфиев, Илназ Сафиуллин, Дилә Нигъмәтуллина, Альбина Апанаева, Эльнара Нурмөхәммәтова, Раяз Фасыйхов, Альбина дәртле җырлары белән тамашачыны сөендерделәр. “Эссе” төркеменнән Айрат Ильясов һәм Мирхәт Гайсин уен–көлке, уеннар, конкурслар белән күңелле итеп концертны алып бардылар.
Читтәге сәхнәләрдә чыгыш ясаучы үзешчәннәребез дә профессиональ артистлардан бер дә калышмадылар. Стадионга керү юлында Арча Мәдәният йорты мәйданчык оештырган. Алып баручылар Мәдәният йорты хезмәткәрләре Марат Дәүләтшин белән Илмира Фазылҗанова күңелле уеннар, чыгышлар белән халыкны үз яннарына җыйганнар. Шунда ук “Алтынчәч” конкурсы булды. Озын толымлы һәм дә талантлы кызлар сәхнәгә чыкты. Кызлар табышмакларга җаваплар да эзләделәр, мәкальләр дә әйттеләр. 3нче мәктәптән 9 класс укучысы Алинә Нуриева “Мисс Алтынчәч” исемен яулады. Яңасаладан Илүзә Мөхәммәтҗанова “Иң сөйкемле туташ”, Симетбаштан Гөлнар Шәрәфиева “Иң тапкыр туташ” дигән исемнәргә лаек булдылар.
Аннан татар халык уеннары башланды. Күзне бәйләп чүлмәк тә ваттылар, егыла–егыла капчык киеп тә йөгерделәр, нәкъ Сабантуйдагы кебек яулыклар, сөлгеләр дә алдылар. Уеннар җыр–биюләр белән аралашып барды. Сикертәннән Таһир Салихов, Кәчедән Фиргать Сабиров, шулай ук Чулпан Зыятдинова, Рания Нуриева чыгышлары бик күңелле чыкты.
Икенче сәхнәдә — Арча сәнгать мәктәбе һәм үзәк китапханә оештырган бүләкләргә бай булган үзенә бер мини–бәйрәм. Китапханәчеләр ел дәвамында иң күп китап укучыларга нинди саллы–саллы бүләкләр өләштеләр! “Елның иң актив китап укучысы” конкурсында җиңеп чыккан беренче мәктәпнең 11 “А” классы укучысы Сергей Петряков, өченче мәктәптән 9 “А” классы укучысы Зилә Хәйретдинова, бишенче гимназиядән 9 “В” классы укучысы Гөлинә Рәхимҗанова, педагогика көллиятеннән II “А” курсы студенты Гөлинә Җиһаншина, социаль белем бирү академиясенең Арча филиалы студенты Тимур Круговой, Арча социаль-юридик техникумының III курс студенты Дилә Миннуллина лаек булды аларга. “Укыгыз, файдасы бар — белегез”, — дип ничек әйтмисең инде монда.
Үзәк китапханә хезмәткәрләре бу көнне “Яшьлек, мавыгу, осталык” дигән викторина да оештырдылар, төрле–төрле кызыклы сорауларга җаваплар алдылар. Таһир Исмәгыйлев, Лилия Закирова, Алинә Шиһабиева һәм башкалар бәйрәмгә килүчеләргә яраткан җырларын бүләк иттеләр.
Хәзер инде мәйдан читендәге өченче сәхнәдә ни барганын да белеп китик. Яңа Кенәр мәдәният йорты директоры, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең башлангыч оешмасы җитәкчесе Җәүдәт Галимуллин җитәкчелегендәге Кенәр зонасы үзешчәннәре зур программа белән килгән. Татар халкының җырлы–биюле уеннары, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, күзне бәйләп әйбер кисү кебек милли уеннар, так калыш, “сигезле” күмәк уеннары оештырылды бу урында. Үзләренең бүләкләре дә бар иде. Югары Орыдан Лилия Вәлиева, Сөрдедән Гөлнара Вәлиева, Яңа Кенәрдән Гөлчәчәк Закирова, Байкалдан Рәбия Хафизова чыгышлары да артистларныкыннан бер дә ким чыкмады.
“Бердәм Россия” сәяси партиясе җирле бүлегенең яшь гвардиячеләре (штаб җитәкчесе Диләрә Гаптелбәрова) чыгыш ясый башлау белән яшьләр шул тирәгә җыйналды. Хәер, мондагы тамашаны өлкәннәр дә кызыксынып күзәтте. Башта Динар Вәлиев белән Булат Бәхтияров сораулар биреп “кара тартмада” нәрсә ятканын ачыкларга тырыштылар. Аның эчендәге әйбер исә — дөрес җавап бирүчегә. Ильвира Сираҗетдинова белән Миләүшә Зәкиева аеруча тапкыр булып чыктылар, икешәр бүләк эләктерделәр. Башка уеннарда да яшьләр актив катнаштылар. Егетләрнең брэйк биюләре аеруча шаккатырды.
Теләгән кеше өстәл артына утырып саф һавада ял итте, дуслары, танышлары белән аралашты, шашлык тәмен татып карады. Биергә яратучылар да читтә калмады, алар өчен дискотека оештырылды.
Яшьләр Сабантуе фейерверк белән тәмамланды.
Кире кайт
|