Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Якты исеме кайтты

 

 Миннебану Шәрипова гомере буе фронтта хәбәрсез югалган ире Рәхимулланы көтеп яшәгән. Тол хатын моннан 4 ел чамасы элек, 96 яшендә мәңгелеккә күчкән. Урыны-йөзьяшәр агачлар шаулаган Мәмәшир зиратында. Картлыгы апасының улы Рәүф гаиләсендә, кадер-хөрмәттә үтсә дә, «Их, кайтып керсен иде хәзер хәләл җефетем. Ичмасам, балабыз да булмады бит», - дип уфтанып куйгалаган. Газиз башкаен кайларда салган икән соң аның сөеклесе, Мәмәшир егете Рәхимулла Шәрипов?

Ир-егетнең язмышы шушы көннәрдә генә ачыклана башлады. «Татарстан» журналының 2008 ел, апрель санында РФ Эчке эшләр министрлыгының Халыкара мөнәсәбәтләр буенча дәүләт институты профессоры Абделхан Әхтәмҗанның «Кемнәр алар, билгесез батырлар?» дигән язмасы басылып чыкты. Анда сүз Германия командованиесе әсирләрдән оештырган «Идел-Урал» легионы составындагы 825 нче татар батальонының беларусь партизаннарына кушылып, дошманга каршы күтәрелүе хакында бара. Витебск партизан бригадасындагы отрядларның күптән түгел табылган шәхси составлары исемлегендә якташыбызның да исеме бар. А. Әхтәмҗан әлеге документлардагы төгәлсезлекләргә ачыклык кертергә тырышкан, язмада ул болай бирелгән: Шәрипов Рәхим  Шәһит (?) Шәрип улы- 1917 елда туган, рядовой, ТАССР, Кочмарский р-н (Кукмара), Момашир ав.(Мәмәшир), 19.5.43 тә хәбәрсез югалган.

Тормышын Ватан өчен биргән батырның якты исеме, шулай итеп, Бөек Җиңүдән соң 63 ел узгач әйләнеп кайтты.

Җиңел язмыш насыйп итмәгән Рәхимуллага: әнисе яшьли генә гүр иясе булып, ике абыйсы: Минемулла һәм Әхмәдулла белән бергә ана назыннан мәхрүм калганнар. Әтиләре Шәриф ага (ул колхозда бригадир вазыйфасын башкарган) Минҗиһан исемле хатынга өйләнгәннән соң малайларны җиңгәләре Саҗидә үз канаты астына алган. «Шул өч ятим үзәкләремне өзде», - дип күп тапкырлар сөйләнгәне булган исән чагында. Өйләре җыйнак булгандырмы, малайлар мунчада йоклаганнар. Үсә төшкәч, кичләрен иптәшләре белән шунда җыелышып, куркыныч әкиятләр, җен-пәриләр, албастылар турында сөйләшеп утырганнар. Кем уйлаган Рәхимулланың тәкъдире шомлы әкияткә тиң булыр дип?

24 яшендә егетне бай тормышлы гаиләдә үскән, үзеннән олырак Миннебану белән таныштыралар. «Ап-ак күлмәк киеп, түр башында утыра, шөкер, тормышы көйләнде Рәхимулланың», - дип сөенеп кайткан Саҗидә җиңгәсе никахтан соң. (Бу изге күңелле татар хатыны турындагы истәлекләр белән оныгы Рәйсә ханым уртаклашты). Әмма өч айга гына сузылган яшь ирнең бәхете: Бөек Ватан сугышы башланып, хәрби комиссариатка чакыру килгән.

Немец илбасарларына каршы изге көрәшкә ике абыйсы да киткән, алар туган якларына җиңү белән әйләнеп кайтканнар. Рәхимуллага кайту насыйп булмаган...

Кайсы фронтта көрәшкәне билгеле түгел, әмма газаплы әсирлеккә төшүе, аннары татар тоткыннарыннан тупланган 825 нче батальонга эләгүе мәгълүм. 1943 елның кышында Германия командованиесе партизаннарны юк итү максаты белән Витебск өчпочмагы районында 28 мең солдат һәм офицерны туплаган. Партизаннар саны бу урында 4 мең чамасы исәпләнгән. Дошман командованиесе нәкъ менә шушы төбәккә татар батальонын ташлаган булган да инде.

Татарлар, көчле техника һәм кораллар белән партизаннар ягына күчеп, үз-үзләрен аямыйча сугышканнар, хәтта ике тапкыр контрһөҗүмгә күчкәннәр. Үзәккә үтә торган кышкы суыкта, тездән кар эчендә иртәдән караңгы төнгәчә барган утлы көрәш. Милләттәшләребезнең тиңдәшсез батырлыгы немецларның  «Кугельблиц» планының җимерелүенә китергән дә инде.

28 февральдә партизаннар, дошманга кинәттән көчле һөҗүм ясап, чолганыштан чыга башлый. Менә шул чакта татар патриотларының күбесе һәлак була. Немец униформасыннан булгач, җирле халык та ярдәм итми аларга. Камалыштан чыгып өлгермәгән татарлар фашистлар кулына эләгә, аларны нык җәфалаганнары билгеле.

1943 елның 19 маенда Витебск районында дошман белән тагын рәхимсез бәрелеш була, анда да бик күп милләттәшләребез башларын сала. Менә шушы җәһәннәм утында булган, илне яклап үзеннән күп тапкырлар көчле илбасарларга каршы күтәрелгән татар уллары арасында, алда әйткәнемчә, якташыбыз Шәрипов Рәхимулланың да исеме бар. Аның якты истәлеге алдында тирән ихтирам белән башларны иеп, рухына дога кылыйк.

 


Хезмәт даны  Г.МИННЕХАНОВА 2008-07-15 15:51:06

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Полиграфия комбинатлары
Типографияләр
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
27 28 29 30 31 01 02
03 04 05 06 07 08 09
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом