Кукмара район почтамты бүген киң профильле, заманча предприятиеләрнең берсе. Ул табышка эшли торган, әзерлекле кадрлар тупланган, республика күләмендә алдынгы коллектив. Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзән шәһәрләреннән соң нәкъ менә Кукмарада зона уку үзәге ачылуы юкка гына түгел, - диде «Татарстан почтасы» предприятиесе җитәкчесе урынбасары В.Никулин. Ул бәйрәм уңаеннан почта хезмәткәрләрен котлап федераль дәүләт унитар предприятие Почет грамоталары, акчалата премияләр тапшырды.
Район Советы рәисе урынбасары Р.Каримуллина почта хезмәткәрләренең район тормышындагы әһәмиятен югары бәяләп, киләчәктә дә халык мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләүләрен теләде, район Башлыгының Почет грамоталары, истәлекле бүләкләр алучыларны котлады.
Почтамтта ачылган уку үзәге 6 компьютер белән җиһазланган, Арча, Балтач, Мамадыш, Саба, Теләче, Әтнә районнары почта хезмәткәрләрен заманча эшләргә Кукмарада өйрәтәчәкләр. Шушы районнарның почта хезмәте җитәкчеләре Кукмара почтамтында үткәрелгән «ачык ишекләр» көнендә катнашып, тәҗрибә уртаклаштылар.
АЛАР БүЛәККә ЛАЕК
Россия почтасы көне уңаеннан һәм тырыш хезмәтләре өчен «Татарстан почтасы» федераль дәүләт унитар предприятие идарәсенең Почет Грамоталары һәм акчалата бүләккә лаек булдылар.
Гөлсинә Гыйниятуллина - Түбән Өскебаш почта бүлекчәсе җитәкчесе.
Галина Харжавина - Чарлы почта бүлекчәсе җитәкчесе.
Наҗия Минһаҗева - Кукмара 1 почта бүлекчәсе җитәкчесе.
Рамилә Әгълиуллина - Байлангар почта бүлекчәсе җитәкчесе.
Район Башлыгы Почет грамоталары һәм истәлек бүләкләре түбәндәге иптәшләргә тапшырылды:
Әнисә Гәрәева - почтальонка.
Сания Рәхмәтуллина - Сәрдекбаш почта бүлекчәсе җитәкчесе.
Ләйсәния Шәрәфиева - район почтамты инженеры.
Рәшидә Хөснетдинова - Күкшел почта бүлекчәсе җитәкчесе.
Яшелчә орлыклары сату буенча республикада 1 урын алган Почтамт кибетчесе Раушания Мөхәммәтгалиева кыйммәтле бүләккә лаек булды.
Хезмәт даны А.САБИТОВ А.ИДРИСОВА (фото) 2008-07-15 15:53:34
Кире кайт
|