Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Бер-берсен аңлашып

 

Хөснулла абыйга 75 яшь булса, Рәйсә апа аннан берничә айга яшьрәк.

Балачагы  авыр сугыш елларына туры килә аның, өченче сыйныфны да тәмамлый алмый ул, аларга ашарга, эчәргә кирәк булу сәбәпле, фермага эшкә керә. Һәм уйлап карасаң, балачагы әле генә башланган кыз бала, 8 яшендә инде фермада терлек карый. Әтисен сугышка алалар һәм шуннан кире әйләнеп кайтмый. Әнисе өч баланы ялгызы үстерә. “Әниебез сүзеннән чыкмадык”, – дип искә ала Рәйсә апа.

1963нче елда шәһәрне яуларга дип, Мамадышка килә, һәм агробаза оешмасында сыер савучы булып эшли башлый.

Күңеле белән гел шат, җырга-моңга оста кыз үзешчән артистларга ияреп концертлар куя. Һәм шунда булачак ире Хөснулланы очрата, һәм бераз дуслашып йөргәч, өйләнешеп тә куялар. Фатир алу теләге белән янып йөргән яшь гаилә, район кулланучылар бүлегенә эшкә урнаша, берсе – идән юучы булса, икенчесе – төяүче вазыйфаларын башкара. “Тормышыбызда ниләр генә булмады, сабыр була белдек, мин иремә гел юл бирдем, каршы төшмәдем, тавышланган чакларда да беренче адымны үзем ясадым. Хәзерге заман яшьләре тормыш корырга ашыкмасыннар, бер-берләрен яхшы өйрәнсеннәр, укысыннар иде”, – ди ул. Сәламәтлеге бераз какшауга карамастан, Рәйсә апа тормышыннан зарланмый, бакча эшләре белән шөгыльләнә, бәйрәм саен табын корып, кунаклар җыя.


Нократ  Р.Сибатова, 2008-07-16 09:39:16

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Полиграфия комбинатлары
Типографияләр
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
27 28 29 30 31 01 02
03 04 05 06 07 08 09
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом