|
Балалар–безнең, илебезнең, халыкның киләчәге. Үсеп килүче буынны, киләчәгебезнең терәге буларак, тиешле дәрәҗәдә тәрбияләргә, аларны лаеклы кешеләр итеп үстерергә кирәк. Балигъ булмаганнар белән эшләү подразделениесе мәгълүматларына караганда, 2008нче елның 1нче гыйнварыннан 123 беркетмә төзелгән, шуларның 73е–балигъ булмаганнарга, 43е–аларның әти-әниләренә. Соңгыларына–бала тәрбияләүгә салкын карашлары өчен. Балигъ булмаганнар белән эшләү буенча инспекторлар Рәмзия Хәбибуллина, Рәзил Хангәрәев, Руслан Абдуллин, Светлана Романова һәм Гөлнара Исмәгыйлова тарафыннан мәктәпләрдә һәм гаиләләрдә хокук бозуларны профилактикалау юнәлешендә 276 лекция-әңгәмә үткәрелгән. 12 яшьтән 17 яшькәчә 46 яшүсмер подразделениедә исәптә тора. Бит алар белән даими рәвештә тәрбияви чаралар оештыру зарур, киләчәктә алар дөрес юлга басып, җәмгыятькә лаеклы шәхесләр булырга тиешләр. Арада гаебен танырга теләмәүчеләр дә бар. Казанга, Эчке эшләр министрлыгы каршында эшләүче балигъ булмаганнарны вакытлыча тоту үзәгенә 30 тәүлеккә кадәр ирегеннән мәхрүм ителеп, 2 бала җибәрелгән, өченчесенең эше карала.
2008нче ел башыннан 5 яшүсмер тарафыннан биш җинаять кылынган. Болар–алдан уйлап эшләнгән зыян, талау, урлау.
Балигъ булмаганнарны җинаятькә тарту буенча ике эш ачыкланган. РФ Җинаять кодексының 156нчы маддәсе–балигъ булмаганнарга рәхимсез мөгаләмәдә булу буенча ике материал җыелган. Шулай ук балигъ булмаганнар белән эшләү подразделениесе “Алкоголь” операциясе үткәрде. Аның барышында балаларга спиртлы эчемлекләр сатучы берничә кибет барлыгы ачыкланган, “Старая лавка” һәм Иске Комазан авылындагы кибет шундыйлар рәтендә. Яшүсмерләрнең спиртлы эчемлекләр кулланулары турында 12 беркетмә төзелгән, алар: җәмәгать урыннарында исерек хәлдә йөргән өчен (100-500 сум штраф), җәмәгать урыннарында сыра эчкән өчен (300 сум), җәмәгать урыннарында аракы эчкән өчен (300 сум).
Бүген районда 36 уңышсыз гаилә исәпләнә, шуларның 8е июнь аенда ачыкланган. Нигездә, бу гаиләләрдә әти-әниләр спиртлы эчемлекләр белән мавыга. Һәм шуның өстенә эшсезләр. Шуның белән бәйле рәвештә бүген 33 бала социаль куркыныч хәлдә. Июнь аенда 11 гаилә әти-әни хокукыннан мәхрүм ителгән.
Әлеге саннар уйланырга мәҗбүр итә. Әти-әниләр, үз балаларыгызның кайда, ничек һәм нәрсә белән шөгыльләнүләренә игътибарлырак булыгыз!
Нократ Эльмира Минеева, 2008-07-16 09:43:48
Кире кайт
|