Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Зая узмаган гомер

 

Сания апа һәм Батырша абыйлар бу көннәрдә сигез дистәне тутырдылар. Бу юбилейны Алабуганың Җеннәр шәһәрчегендә урнашкан ресторанда бәйрәм иткәннәр. “Балаларга рәхмәт, барлык туганнарны җыеп, күңел ачтырдылар”, – диләр икесе бертавыштан. 4 баланың, 8 оныкның матур тормышларына сөенеп, аларның уңышлары белән горурланып яши Мөбарәкшиннар. Олы уллары Фәрит Татарстанның атказанган табибы, АлАЗ шифаханәсендә баш табиб, кызлары Флера – I категорияле укытучы, Җәүдәт – Алабугада эчке эшләр бүлеге хезмәткәре, кечеләре Хаҗип АлАЗда хәрби сак начальнигы булып эшли. Балаларга тормышта үз урыннарын табуда, иң беренче чиратта, әти-әниләренең уңганлыклары, тырышлыклары зур этәргеч булгандыр. 57 ел бергә, иңне-иңгә куеп яшәүче Батырша абый белән Сания апа үз балаларына гына түгел, чит-ятларга да үрнәк булырлык матур пар. Тормышта эшкә җаваплылык, җитди караш яшьтән үк килә аларның.

 

Тәтеш техникумында – агроном, Минзәләдә зоотехник белгечлекләрен алып кайткан Батырша 22 яшендә “Доброволец” колхозы рәисе итеп билгеләнә. Аннан, колхозлар берләшкәч, агроном, бригадир, экономист вазыйфаларын башкара.

Саниясенең балалар тәрбияләү теләге кечкенәдән булгандыр, күрәсең. Ул 1944нче елда Мамадыш педучилищесын тәмамлап, Балык Бистәсе районының Күгәрчен авылына эшкә җибәрелә. Әмма әтисе үлгән хәбәрне алу белән үк туган авылы Арташка әйләнеп кайтырга мәҗбүр була. Балалар укытырга насыйп булмагач, ул авыл клубына эшкә урнаша, лаеклы ялга чыкканчы, 40 ел буена шул бер урында эшли, районда гел алдынгы урыннарны алып килә.

Гомумән, Батырша абый белән Сания апа икесе дә эштән курыкмый, кыенлыкларда югалып калмый торган шәхесләр. Шундый охшашлыклары өчен дә, бәлки, язмыш аларны бергә иткәндер. “Кечкенәдән бергә уйнап үстек. Германиядә хезмәт иткәндә, 1951нче елда отпускка кайткач, Сания күңелемә тагын да якынрак тоелды. Мин кайтканчы бу мөлаем кызны алып китәргә теләүчеләр күп булыр дип, китәр алдыннан килен итеп алып кайттым”, – дип сөйли Батырша абый.

Менә шулай кечкенәдән бергә уйнап үскән кыз белән малай арасында гомерлек, сүнмәс-сүрелмәс мәхәббәт ялкыны кабына. Балаларының да үзләре кебек үк матур тормышта яшәүләре алар өчен иң зур шатлык. Мөбарәкшиннар бүген шундый бәхеткә күмелеп яшиләр.

Рәсемдә: Сания һәм Батырша Мөбарәкшиннар яшь чакларын җырлап искә алалар.

Автор фотосы.


Нократ  Г.Мөхәммәтҗанова, 2008-07-16 09:45:12

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Полиграфия комбинатлары
Типографияләр
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
27 28 29 30 31 01 02
03 04 05 06 07 08 09
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом