Кечкенәдән үз алдына куйган максатына ирешергә өйрәнеп үсә ул. Туган авылы Кече Сонда башлангыч белемне алып, Югары Сон, Усали мәктәпләрендә укыганда югары белем алу теләге уяна. “Әти-әниемә зур рәхмәт. Әтиемнең: “Безнең кебек таш ташып йөрерлек булмасын, укып кеше булырга кирәк” дигән сүзләрен мәңге онытмыйм”, – ди Әгъзаметдин ага. Нәкъ менә шул сүзләрдән канатланып институтка килгән егет рус теленнән бер балл җитмәү сәбәпле, институтка керә алмый. Әмма максатка ирешү юллары чикләнмәгәнен аңлый егет. Һәм ул техник училищега укырга кереп, ел ярымда электромонтажчы белгечлеген алып чыга һәм Тула өлкәсенә эшкә җибәрелә. Украинада өч ел буе тимер юлларны электрлаштыруда эшләгән егет армия хезмәте чорында авиамеханик һөнәрен дә үзләштерә.Азмы-күпме тормыш, эш тәҗрибәсе туплап өлгергән Әгъзаметдингә шуннан соң гына югары уку йортлары үз ишекләрен ача. Авыл хуҗалыгы институтында биш ел уку дәверендә спортның бокс, самбо, чаңгы, биатлон, шахмат төрләре белән ныклап шөгыльләнә. Биатлон буенча СССРның 88 югары уку йорты студентлары арасында үткән беренчелектә катнашырга туры килсә, шахмат буенча ул төрле район бәйгеләрендә җиңүче исемнәрен ала. Шахмат һәм чаңгы спортын әле хәзер дә ташларга җыенмый Әгъзаметдин ага.
Кулына югары белемле белгеч дипломы алу белән Әгъзаметдин Низамов Әлки районының бер совхозына баш инженер буларак эшкә җибәрелә. Аннан авыл хуҗалыгы идарәсе белгече, төзелеш участогы, “ПМК-Мелиорация” начальнигы вазыйфаларын башкара.
Гомер үткән, яшь барган саен, күңел дигәнең үзенекен итә – туган туфрак ныграк сагындыра башлый. 1983 елда Әгъзаметдин Низамов Мамадыш районына кайтып Усали сельхозхимиясе начальнигы булып урнаша. Мамадыш сельхозхимиясен оештыруга исә ул иң зур өлеш кертүчеләрнең берсе. Мәскәүгә кадәр барып, СССРның Авыл хуҗалыгы министрына “зур гына Мамадыш районына тагын бер сельхозхимия кирәклеген” үзе аңлата һәм шунда ук аны оештыруга рөхсәт тә алып кайта. Аннан соң да Әгъзаметдин агага күп урыннарда, төрле вазыйфаларда эшләргә туры килә. Кайда һәм кем булып барып урнашуына карамастан, иң беренче эше – хезмәткәрләрнең тормыш-яшәеш шартлары белән танышу була. “Яшәр урыны булган кеше эшкә теләк белән йөри бит ул”, – ди. Ул төзегән бер һәм күп фатирлы йортлар, балалар бакчалары – юбилярның чиксез горурлыгы. Бүгендә сафта Әгъзаметдин ага. Мамадыш икмәк-азык комбинатында прораб буларак төзелеш-ремонт эшләренә җитәкчелек итә алуына куана, сөенеп туя алмый ул.
Рәсемдә: Әгъзаметдин Низамов.
Автор фотосы.
Нократ Г.Мөхәммәтҗанова, 2008-07-16 09:52:23
Кире кайт
|