Әле бер-ике ел элек кенә анда Социаль яклау, Мәгариф һәм фән министрлыклары аша җәй йөзләп бала ял итә, Мамадыштагы балалар йортында тәрбияләнүчеләр кышкы каникулларында да биредәге гүзәл, тиңдәшсез табигать почмагында булып кайталар иде. Быел инде ял йорты территориясе, Чулман яр буйлары балаларның шат авазларына күмелмәячәк.
– Бүлмәләрдәге электр хуҗалыгына, канализация, су белән тәэмин итү системасына ремонт таләп ителә. Шуңа күрә быел балаларны кабул итмәскә булдык, тендерда катнашмадык, – ди башкаручы директор Владимир Макаров.
Хәзер “Берсут” ачык акционерлык җәмгыяте карамагына ял йорты гына түгел, Чулман буендагы причал, “Фин-Аква” минераль суы тутыру цехы да керә икән. Болар барысы да шәхси кулларда.
– Бүген генә хуҗаларның берсе булып китте. Минераль су җитештерү цехын яңартырга булышачагын вәгъдә итте, – ди Владимир Макаров. Бәлки ял йортын яңартуга да акча кертерләр дигән өмете дә юк түгел аның. Ә хәзергә, ничек тә яшәү өчен, причалны “Камдорстрой”га арендага биреп торганнар, ике катлы бер бинага Мәскәү–Уфа трассасының параллель юлын эшләүче “Камдорстрой” юлчыларын керткәннәр. Алар вахта алымы белән килеп эшлиләр икән. Бер-икесе белән сөйләшеп алдык. Биредәге шартларның дөрестән дә мактанырлык булмавыннан да зарланып алдылар алар. Ә биш катлы төп корпуска берничә көнгә йога белән шөгыльләнүче “Яшәү сәнгате” төркеме килгән. Аларның да биредәге шартлар турында бәяләмәсе түбән булды.
Ә бит биредә төп корпуста да душ бүлмәләре, ашханә бар. Бүлмәләрнең да байтагы “аһ” итеп зарланырлык түгел. Тик алар узган гасырны хәтерләтә шул. Кешегә хәзер заманча комфорт, сервис кирәк. Акча табылса һәм бар бүлмәләр дә заман шартларына яраклаштырып эшләп чыгылса, киләчәктә “Берсут” ял йортыннан яңадан кеше өзелмәячәк. Швейцарияне бер якка куярлык бик матур урыннар. Янәшәдә генә Чулман елгасы җәйрәп ага. Ашханә өчен ике катлы яңа корпус та җиткерә башлаганнар.
Ял йортыннан киткәндә аның шундый хәлгә төшүенә кызгану хисе калды. Бәлки ремонтка акча табарлар, дигән хыял бүген дә яши әле. Иртәгә аны бөтенләй бетерсәләр, киләчәктә яңадан оештыру, барысын яңабаштан җиткерү бик авыр булачак бит.
Нократ М.Мингалиев, 2008-07-16 09:57:04
Кире кайт
|