Безнең шәһәрдә ул 1981нче елдан эшли. Гадәттә анда йөрүчеләр күп түгел, нигездә мәктәп яны лагерьларында ял итүче балалар һәм якын-тирә шәһәр һәм авыллардан килүчеләр кергәли. Ни генә булмасын, музейда район өчен кадерле булган зур кыйммәтләр саклана.
Беренче һәм төп залда Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фоторәсемнәре, батырлык өчен бирелгән медальләр тупланган. Балаларны яклау көне уңаеннан сәнгать мәктәбе коллективы тарафыннан кечкенә күргәзмә оештырылды. Эшләрнең укучылар да, укытучылар үзләре ясаганнары да бар. Шулай ук музейда 1917 ел даталары куелган борынгы фоторәсемнәр бар. Икенче залда 1991нче елда Нократ ярының Пузанка тавы тирәсендә табып алынган мамонт сөяге, казылмалар куелган. Шунда ук безнең районда тереклек итүче хайваннарның карачкылары, тормыш-көнкүреш кирәк-яраклары, авыл хуҗалыгы җайланмалары, милли киемнәр урын алган. Шушы ук залда нумизматика бүлеге урнаштырылган. Әлеге раритет һәм антиквар әйберләр барысы да милли-мәдәни мирас булып тора. Ә музей байлыгын саклау гына түгел, арттыра да бару өчен уңайлы шартлар булу мөһим, әмма алар әлегә бик үк яхшы түгел.
Бөтен кимчелекләр финанс кыенлыкларына килеп тоташа. Косметик ремонт музейда күптән үткәрелмәгән, капиталь төзекләндерү турында әйтеп тә торасы юк. Музей хезмәткәре Гөләндәм Давыдова сүзләренә караганда, хәтта линолеумны да экскурсияләрдән җыелган акчаларга алганнар. Туган як тарихын өйрәнү музеена керү билетының 5–10 сум торуын искә алсаң, кайчан да булса биредә ремонт үтәчәге бик тә икеле. Музей хезмәткәрләре бу сорау белән җитәкчелеккә инде бер генә мөрәҗәгать итмәгән, тик җавап һаман да бер: “Әлегә акча юк”. 2009–2010нчы елларда музейны реставрацияләү проекты әзерләнгән, әмма ул расланырмы – анысы билгесез.
Нократ И.Пак, 2008-07-16 10:01:44
Кире кайт
|