Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Бер елга озаттык

Яшел Үзән егетләрен Россиянең төрле төбәкләрендә, Кораллы Көчләр­нең бөтен төр гаскәрләрендә диярлек очратырга мөмкин. 42 егет, шефлык элемтәләре буенча, Хәрби-Диңгез флотына алынган, шулардан 5се тугандаш Кронштадт шәһәрендә «МПК-Зеленодольск» корабында  хезмәт итә башлаган. Гомумән алганда, бүгенге көндә Балтыйк флотында  Яшел Үзәннән 54 егет хезмәт итә. Бер егет хәтта космик гаскәрләр сафында хезмәт итәргә чакырылган.

–Быел, нигездә, олырак яшьтәге егетләрне армиягә җибәрдек, – дип сөйли шәһәр хәрби комиссариатының 2нче бүлеге  җитәкчесе Дмитрий Багрянский җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә. – 1990 елда туганнар хәрби хезмәткә бары тик үзләре теләп, армиягә җибәрүләрен сорап язган гариза нигезендә генә китте. Сәламәтлеге буенча хезмәт итәргә яраклы 18 яшьлек 130 егеттән нибары 5се (3,8 процент)  армиядә хезмәт итәргә алынды. Хезмәт итәргә  сәләтле егетләр безгә бирелгән заданиедән күбрәк иде, шуның аркасында комиссиянең сайлап алу, югары һәм урта һөнәри белемле, әзерлекле егетләрне җибәрү мөмкинлеге күбрәк булды. 90 әзер белгеч китте, шулардан 70е – «С» категорияле шофер,  20се – ЗАС белгече. Элегрәк елларда хөкемгә тартылганнар (248 кеше) да армия­гә алынмады.

Бер үк вакытта  хәрби һәм Суворов училищеларында белем алырга теләк белдергән 67 егетнең документы әзер–ләнеп, тиешле уку йортларына җибәрелгән.


Яшел Үзән  Урал Салаватов 2008-07-16 14:01:50

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Полиграфия комбинатлары
Типографияләр
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
27 28 29 30 31 01 02
03 04 05 06 07 08 09
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом