Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Әйткәнне көтмичә

Киңәшмәне муниципаль район башлыгы Геннадий Емельянов алып барды. Анда өч мәсьәлә тикшерелде.

«Яшел Үзән сөт комбинаты» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Лариса Четверкина үзе җитәкләгән коллективның эш нәтиҗәләренә тукталды. Аның чыгышыннан мәгълүм булганча, узган  елның августыннан сөтнең сатып алу бәясе күтәрелгән. Балалар ризыгына сөтне узган елларда комбинат экологиясе чиста булган Марий Эл Республикасыннан сатып алган, ләкин 2007 елның сентябрендә Марий Эл хөкүмәте, сөт җитештерүчеләрне яклау максатыннан, сөтне читкә сатуны тыйган. Нәтиҗәдә, сөт 35-40 тоннага кимрәк, ә гомумән алганда, былтыр 2006 елдагыдан 33 процентка кимрәк сатып алынган, барысы  20666 тонна  сөт кайтартылган. Шул ук вакытта әзер продукциягә бәяләр чагыштырмача үзгәрешсез калган.  Чималга һәм әзер продукциягә бәяләр арасында аерма зур булу сәбәпле, комбинатка узган елның IV кварталында  2 млн сумлык  зыян килгән. Зыянсыз эшләү өчен төп бурычларның берсе – рентабельле продукция эшләп чыгаруны арттыру һәм  акмай, СОМ җитештерүне киметү. Тагын бер мөһим бурычларның берсе – балалар ризыгы җитештерү цехын тулы куәткә эшләтү. Комбинатта җитештерелгән продукциянең дөнья стандартларына туры килүен дә әйтергә кирәк. Комбинатта  уртача хезмәт хакы – 10205 сум. Биредә 303 кеше эшли.

Яшел Үзән балалар йорты директоры Сания Кисилева хәбәреннән күренгәнчә, бүген биредә 5 яшьтән 18 яшькә хәтле 50 бала (29 малай һәм 21 кыз) тәрбия­ләнә. Балаларның 98 проценты диспансер учетта тора. Сабыйларның нибары 32 проценты (16 бала) – тома ятим. Моннан 5 ел элек хуҗалык корпусы төзелә башлаган, ләкин акча булмау сәбәпле һәм, балалар йортлары ябылырга тиеш дигән сылтау белән, төзелеш туктатылган. ТКХ өчен түләү дә проблема тудыра. Эш шунда: сабый балалар йортында тәрбияләнгәндә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдән азат ителә (күбесенең торагы бар), әмма 18 яше тулып, моннан чыккач, элекке квартирына кайта һәм еллар буена аның квартирында яшәгән бүтәннәр түләмәгән бурычны түләргә тиеш була. Бу очракта ул бик тә кыен хәлдә кала.

Киңәшмәгә йомгак ясап, муниципаль район башлыгы Г.Е.Емельянов үзәк хастаханә баш табибы М.Рамазановка хастаханә шәһәрчегендә Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм сугышта катнашучыларны дәвалау өчен госпиталь ачу мәсьәләсен тизләтергә кирәклеген искәртте. Якын арада хәл ителәсе мәсьәләләр: Королев һәм Комаров урамнарына асфальт җәю эше төгәлләнеп килә, бер үк вакытта газоннарга кара туфрак китереп, чәчәкләр утыртырга; газоннарга машина куйдырмаска; торак йортларга капиталь ремонт барышында йортта яшәүчеләр мәнфәгатен һәм  фикерен искә алып, әйткәнне һәм төртеп күрсәткәнне көтмичә, халык белән тыгыз элемтәдә эшләргә җир документларында саннарның төгәллегенә аеруча игътибар итәргә.


Яшел Үзән  Әлифел Таразова 2008-07-16 14:04:27

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Полиграфия комбинатлары
Типографияләр
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
27 28 29 30 31 01 02
03 04 05 06 07 08 09
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом