Әмма, шул ук вакытта, кеше үз гомеренең бер чорына җиткәч, аң дәрәҗәсенең бер баскычына күтәрелгәч, тормыш мәгънәсе, узган гомере, нәсел-нәсәбе турында уйлана башлый. Яшәгәч һәм матди байлык тудыргач, бер мизгелдә ул нәсел серләренә төшенергә тели.
Минем үземдә, туган якларыма кунакка кайткач, әти-әнием туып-үскән Олы Шырдан авылының барлыкка килү тарихын белү теләге туды. Авыл зиратында минем әби-бабаларым җирләнгән. Серле тарих пәрдәсен ачып, гасырлар аша аларның яшәгән тормышын күрәсем-беләсем килә. Авыр туфраклары җиңел булсын. Амин.
Бүген Ватан, туган йорт, гаилә, әти-әни, туган-тумача, дус-иш һәм замандашлар барысы бергә берләшеп, туган ягының тарихын белмәгән яшь буынны тәрбияләргә тиеш. Тарихын белмәгән кеше үз иленең патриоты да, аның мәнфәгатьләрен яклаучы да була алмый.
Шулай итеп, безнең райондагы иң борынгы авылларның берсе — Олы Шырдан авылы тарихына күз атыйк. Тарихыбызда бернәрсәне дә чүп үләне капларга һәм бернәрсә дә онытылырга тиеш түгел. Моның өчен балаларыбыз безне гафу итмәс.
Неолит-бронза чоры
Олы Шырдан авылы территориясендә кешеләрнең нигезләнеп яши башлавы неолит-бронза чорына ук барып тоташа. Монда табылган кремнийлы өтерге – шуны дәлилләүче әйберләрнең берсе. Бу хакта «ТАССРның археологик картасы, Идел буе» (Казан, 1985 ел) дигән басмадан укырга була.
Бу җиргә күпме гасыр кеше кулы тимәгәндер, анысы – билгесез, әмма хәзерге Татарстан төбәгендә беренче меңьеллык башлангычы бу урыннарда төп яшәүчеләр фин-угорлар — хәзерге мари, мордва һәм удмуртларның борынгы бабаларына барып тоташа.
XII һәм XIII гасырларда, Зөя елгасы дельтасының – сул, ә Иделнең уң ярында яшәүчеләр азчылыкны тәшкил иткән. Куе урман басып алган бу җирләрдә 3-4 хуҗалыклы мари һәм чуаш авыллары да сирәк очраган.
Урнашып яшәп китү өчен төп өч нәрсәнең – су, урман һәм чәчү җирләренең булуы шарт булган. Агач бу очракта азык әзерләргә, йорт салырга гына түгел, ә җылыну өчен дә кирәк булган. Әмма куе кара урман эчендә чишмәле якты аланнарны табуы җиңел булмаган. Зөя елгасы дельтасында һәм аның сул як яры Болгар дәүләтенең чиге булып торса да, анда болгарлар яшәмәгән диярлек.
Көньяк-көнбатыштагы аланда, якынча Сәкел (Секерка) елгасыннан көньякта, берничә землянкада марилар яшәгән. Бу урын инеш буенда булып, бүгенге көндә дә ул мари инеше, дөресрәге, «Чирмеш инеше» буларак билгеле. Авылның көнбатышында кайбер каберлекләр булып, аннан соң ул мөселман зиратына әйләнгән. Җирле халык аучылык, җиләк җыю, балык тоту, терлекчелек һәм Сәкел елгасы буендагы җирләрдә крестьян хуҗалыгы белән шөгыльләнгән. Арыш чәчкән, шалкан утырткан.
Ул заманнарда бу җирдә берничә гасыр чирмешләр, чуашлар һәм болгарлар бер-берсе белән күрше һәм дус яшәгән.
«Әкәмәт инеш»
Әлбәттә, беренче күченеп килүче болгарлар (хәзерге татарларның борынгы бабалары) мари авылы кырыена, аның көнчыгыш өлешенә, XIII гасырда нигезләнгән, ә 1236 елда җирлеккә Биләр һәм Болгардан качып килүчеләр дә булган. Чөнки уратып алган куе урман монгол татарларыннан сакланырга уңайлы булган. Болгарлар инешле кара урман аланын, нигездә, салкын көчле җилләрдән саклану өчен дә сайлаган. Анда алар землянкалар казып, зур булмаган йортлар корган. Инешне болгарлар казыган. Кайбер белешмәләргә караганда, башта ул «Әкәмәт инеш» дип аталган. Вакыт узгач, аның исеме дә үзгәреш кичергән: «Әкими инеш», соңрак «Әкәмиләр инеше», «Тәми инеше» һәм, ниһаять, «Кече инеш». Менә шул инештән башлана да инде авылның болгар тарихы. Бу урын хәзерге авылның көньяк-көнбатышында урнашкан.
Аннан соң авыл үз халкының табигый табышы белән генә түгел, ә Болгардан күченеп кайткан туганнар исәбенә дә үскән. Алар күбрәк аның югары өлешендә, «Әкәмәт инеш» тирәсендә урнашкан.
XIV гасыр уртасында авыл халкына төньяк-көнчыгыш юнәлешендә урманның тагын да күбрәк җирләрен үзләштерергә туры килгән. Менә шул вакытта, авылда хөрмәтле кешеләрнең берсе – Бикташ авылның төньягында инеш казыган һәм ул соңыннан «Бикташ инеше» дип аталган.
Агачларны кисеп, төпләп, инеш янында ул үзенең гаиләсенә кечкенә генә өй сыман әйбер дә корган. Бикташ бик хезмәт сөючән, грамоталы һәм дини мөселман булган. Шырданда яшәүчеләрнең исемнәре сакланмаса да, Бикташны исә беренче тапкыр татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри искә алган («Сайланма әсәрләр», Казан, 1977 ел). Аның сөйләүләре буенча, Бикташ XIV гасыр уртасында яшәгән һәм Каюм Насыйриның бабаларына яңа авылга нигез салырга булышкан. Соңыннан ул авыл «Иске йорт» исеме алган. «Иске йорт» Кече (Югары) Шырданның элеккеге урыны.
Соңыннан Бикташ нәселе, аны изгегә санап, инеш хәзер дә изге инеш булып исәпләнә. Бикташ исеме тора-бара кулланудан чыга. Шырданлыларның яңа буыны «бик» сүзенә «очень» мәгънәсен салып, «Бикташ инеше»н бик ташлы инеш буларак кабул итә башлаган. Сүз уңаеннан, чынлап та, бу инеш суында хәзер дә файдалы минераллар бик күп. Тора-бара беренче иҗек, үз мәгънәсен югалтып, инеш «Таш инеше» дип атала башлаган.
Өлкән буын кешеләре белән аралашудан мин шуны әйтә алам: инеш тарихын алар белми диярлек. Ә исеме каян килеп чыккан? дигән сорауга мин менә нәрсә ишеттем: «…Кайчандыр, узган гасырларда, инешнең агышы бик нык көчәеп китеп, кешеләргә кер чайкарга, су алырга комачаулык итә башлаган. Менә шунда авыл халкы бу инешкә известь ташы салган һәм шуннан аның көче кимегән», имеш.
2005 елда авыл җитәкчелеге инешнең төбен ләмнән, пычрактан чистартырга булды. Суын түктеләр, төбе һәм тирә-юне чистартылды. Мин шунда аның төбен тикшереп карамакчы булдым. Әмма бер таш та табылмады.
Каюм Насыйриның әдәби әсәрләрен өйрәнеп («Сайланма әсәрләр», Казан, 1977 ел.), инешнең исемен ачыклауга ачкыч табылды.
Шырдан авылы тарихына әйләнеп кайтсак, А.П.Смирновның «Волжские булгары» китабына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Анда автор Булат-Тимернең 1361 елда Болгар шәһәрен алу тарихын язган болгар галиме Шәриф эд-Дин турында искә ала. Ул Болгар алынганчы: «Шурдан аулында, Тәтеш аулында мещерский нәселен дәвам итүчеләрнең каберләре әле дә сакланган», — дип язган. Шәриф эд-Дин шулай ук Болгарның төньяк районнарында, Казансу һәм Зөя елгасы буйларындагы кайбер каберлекләрне искә ала. Бу мөселманлыкның болгарлар яшәгән урыннарда гына түгел, ә күрше кабиләләрдә дә булуын күрсәтә. Моннан чыгып, «Идел буе Болгары» чигендә Шырдан (Олы) авылында мөселманнар – болгарлар яшәгәнлеген аңлап була.
Бу урында беренче мөселман – болгар җирлеге нәкъ менә шул Шырдан авылында булган. Авыл марича – «Шурдан» яисә «Шуртан» дип аталган. Хәзер Г.Тукай язган «Шүрәле» әкиятен искә төшерсәк, анда мөгезле урман кешеләре турында сүз бара. «Шурга», «Шурдан», «Шүрәле» – бер тамырлы сүзләр ягъни мари теленнән «шур» мөгезне аңлата. Ә «дан» – бөеклекне күрсәтә торган болгар сүзе. Мари теленнән тәрҗемә иткәндә «дан» сүзе «слава»ны аңлата. («Марийско-русский словарь», В.М.Васильев, Йошкар-Ола, 1991г.). Шулай итеп, «Шурдан» авылы – «Славные рога», яисә «Рогатое место».
Әгәр дә башта авыл «Шуртан» дип аталуын карасаң, «тан» крайны, якны яисә илне аңлата. Мисал өчен, «Татарстан»ны башкача әйткәндә, татар крае, иле яисә ягы. «Башкортстан» – башкортлар иле, «Казахстан» – казахлар иле. «Шуртан» дип аталуга килгәндә, Сәкел елгасы буенда үлән күп, терлекчелек өчен бик әйбәт урын булган һәм шуңа җирле халык күпләп мөгезле эре терлек асраган. Терлек шуның кадәр күп була ки, аны «Мөгез иле» дип атаганнар. Хәзер дә Татарстанда иң тәмле сөт ризыгы – катык Шырданда ясала. Аның тарихы бәлки шул чорга барып тоташа торгандыр. Безнең районда «Тау иле» авылы да бар. Тәрҗемәсе «Горная страна» булып яңгырый. Шырдан авылы исеменең шулай килеп чыккан булуы да бар, марича – «Шуртан» («Рогатая страна»), ә татарчасы – «Мөгез иле». Болгарлар кыргый урман халкын бәлки шулай атап йөргәндер.
Икенче юрама да бар һәм анысы гадирәк. Мари сүзе «Чодыран» – «лесистый»ны (татарчасы: «урманлы») аңлата («Русско-марийский словарь», З.В.Учаев, Йошкар-Ола, 1999г.) һәм үзгәртелгән «Шырдан» сүзе. Ул вакытта «Шурдан» авылы – «Знаменитый лес» яисә «Знатное лесное место», татарчасы – «Бөек урман». «Шуртан» сүзенең «Урман иле»н аңлаткан булуы бар.
Бу, мөгаен, шулайдыр да, чөнки XIII – XIV гасырларда авыл тирәсендә куе урман булган, һәм анда төпләнү өчен, агачларны кисәргә, төпләргә, аннан соң шул җирне сукаларга кирәк булган. Соңрак, «Шурдан» авылы исеме «Шырдан» исеменә үзгәртелгән. 1552 елда Казан ханлыгы җимерелгәч, һәм рус грамматикасы кертелгәч, ул «Ширдан», «Ширданы» дип атала башлаган.
Тагын бер юраманы искә алмый үтә алмыйм. Идел буе Болгарында әрмән графикасы буенча язылган кабер ташлары табылган. Бу әрмән халкы белән безне күпгасырлык дуслык тоташтыра. Менә шулай, әрмән телендә «Шур» сүзе «Чужой»ны аңлата, ягъни болгарларның күршеләр җирен «Чужая страна» дип атаулары бар.
Билгеле булганча, Идел елгасының уң як ярында яшәгән чирмешләр (марилар) йә ислам кабул иткән, йә булмаса, сул як ярга кысрыклап чыгарылган. Тарихта бу җирләрдә мөселманлык кабул ителгәч, мариларның һәм чуашларның күп кабиләсе ассимиляцияләнгән булуы дәлилләнгән. Шулай итеп, бу авыл урта гасырларда чиста мөселман җирлегенә әверелгән.
Гасыр һәйкәлләре
Зөянең сул, Сәкел елгасының уң, Иделнең уң ягы районында 1961 елда оештырылган СССР КФАИ археология экспедициясенең эпиграфия отряды эшендә болай язылган:
1.Олы Шырдан авылы зиратында XVI гасырның ике һәйкәле һәм XVII гасырның бер һәйкәле бар. XVI гасыр ташларында нәсх белән рельеф хәрефләре язылган. Алар 130х43х17, 130х60х28 сантиметрларда. Бер ташның кырыенда язылган, икенче ягында кләймә сугылган. Алар 1533 һәм 1593 еллар белән даталанган. XVII гасыр һәйкәле 130х60х25 сантиметрларда, рельеф язмасы, нәсх почеркы белән язылган, алгы ягында һәм кырыенда язулар бар. 1677 ел.
2.Сәкел елгасы террасасындагы төньяк-көнбатыштан 1,2 чакрымында урнашкан Кече Шырдан авылы зираты. Мәйданы – 16100 квадрат метр, кабер ташлары калдыклары бар. Исеме – «Иске зират».
Йомгак
Мин тарихчы түгел һәм үз алдыма авылымның тарихын ачуны зур бурыч итеп тә куймадым, мин бары аның барлыкка килүенә кагылышлы кайбер мәгълүматлар гына бирергә булдым. Тумышы белән Кече Шырданнан булган мәгърифәтче Каюм Насыйриның бөек хезмәтләре, тарихчы галимнәр В.Ф.Генинг, А.Х.Халиков, Н.А.Аристов,А.П.Смирнов, Н.И.Воробьев,А.Ю.Якубовскийның фәнни эшләре миңа кайбер нәрсәләргә төшенергә, авылның барлыкка килүенә үз гипотезамны тудырырга ярдәм итте һәм шушы тыйнак кына мәкаләне язарга этәргеч бирде.
Яшел Үзән Госман Гатауллин, туган якны өйрәнүче. 2008-07-16 14:05:37
Кире кайт
|