
Яшәешебезнең асылын кешеләрнең үзара мөнәсәбәте тәшкил итүен истән чыгармаганда элемтәчеләр хезмәте көндәлек тормышта зур әһәмияткә ия өлкә. Мәгълүмат чаралары арта, камилләшә барса да, почта элемтәсе дә үз йөзен югалтмый, кеше мәнфәгатьләрен кайгырту юнәлешендә эшчәнлеген киңәйтә, һәр гаиләгә, аның һәр әгъзасына якынаю өчен төрле ысуллар эзли. Табылган һәр алым кешеләрнең вакытын янга калдыру, мәшәкатьләрдән аралауга корыла. Икенче яктан, районда кайгыртучан элемтә хезмәткәрләренең үзләренең эш шартларын яхшырту да җитәкчелекнең күз уңында. Соңгы 3 елда бер-бер артлы 12 җирлектә яңа технологик таләпләр буенча хезмәт күрсәтерлек мөмкинлекләр булдырылган биналар төзелү моңа дәлил. Инде 13се дә сафка бастырылып куллануга тапшырылды. Нәүбәттәгесе, 1964 елда ук каяндыр кайтарылып, ремонтланып кына “аякландырылган“ корылманы бүлекчә башлыгы Асия Төхбәтуллина үзенең мөлаемлылыгы, тәмле теллелеге белән генә кешене җәлеп итәрлек урын иткәнгә, Кәзкәй җирлеге халкына олы бүләк булды. Аны ачу тантанасында “Татарстан почтасы“ федераль дәүләт унитар предприятиесе җитәкчесе урынбасары А.И.Габдрахманов катнашты. Ул үз чыгышында бу төр төзелеш буенча республикада Актаныш районының башкалардан күпкә алдан атлавына басым ясап, җирлектә почта элемтәсе эшчәнлеген яхшырту юнәлешендәге нәтиҗәле хезмәтләре өчен муниципаль район башлыгы Э.Н.Фәттаховка һәм район почта элемтәсе үзәге коллективына ТРның мәгълүмат һәм элемтә министры Ф.М.Фазылҗановның Рәхмәт хатларын тапшырды.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары К.Р.Идрисова кәзкәйлеләрне сөенечле көннәре белән тәбрикләп, мондый яңарышларның әлеге министрлык, Яр Чаллы почтамты җитәкчелеге, район хакимияте һәм почта элемтәсе үзәгенең кулга-кул тотынышып, максатчан эш алып барулары нәтиҗәсе дип белдерде. Моңа кадәр дә күркәм күрсәткечләре белән күпләргә өлге булган әлеге бүлекчә хезмәткәрләренә яңа бинада яңа уңышлар теләде. Остазларына – бу вазыйфаны 27 ел башкаручы Асия Мөхтәсим кызына олы ихтирам белән Яр Чаллы районара почтамты башлыгы Ф.Г.Гаязов истәлек бүләген ирештерде.
Шунысы куанычлы: тантаналы чарага килгән авыл халкы да вакыйганы сүзсез генә күзәтмәде. Тәбрикләүләр, хәтта бүләкләүләр дә булды. Халисә апа Гикрамина җылы итеп котлап, авылдашларының сөенечен уртаклашты. Хөллия Сәетмөхәммәтова белән Фәндилә Сәлмәнова изге теләкләренә кушып бүлекчә коллективына бүләкләр тапшырды. Аларның бу гамәлләре элемтә хезмәткәрләре хезмәтенә халыкның югары бәясе иде.
Кире кайт
|
|
|