Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Алдынгылардан үрнәк алырга кирәк

“Авыл хуҗалыгы  товарлары җитештерү-челәрнең эш нәтиҗәләре  һәм 2008 ел уңышын җыю буенча мәсьәләләр турында” дигән темага багышланган семинар-киңәшмәдә  районнар эшенә анализ бирелде.  Бу анализ нигездә  терлекчелек продуктларын җитештерүгә кагылды, чөнки бүгенге көндә авыл хуҗалыгы оешмалары эшли торган акчалата керемнәрнең  60 процентын терлекчелек тармагы бирә.

Семинар-киңәшмәдә катнашучылар Аксубай районының иң яңа технологияләр кертелә торган хуҗалыкларның эше белән таныштылар. Семинар ахырында узган видеоконференциядә республика Президенты Минтимер Шәймиев  бу хуҗалыкларның алдынгы тәҗрибәсен башка районнарга да таратуны ассызыклады.

– Быел һава торышы игенчеләр өчен әйбәт килде, мондагы кырлар карап туймаслык, – диде Президент, – бу безнең җиребезнең муллыгын, кешеләребезнең мөмкинлекләрен, авыр үзгәртеп кору елларыннан соң техник прогресска ирешүне күрсәтә. Бу безнең булдыра алуыбызның күрсәткече – димәк, булдырабыз!

Президент инвестор булган “ВАМИН-Татарстан” ачык акционерлык җәмгыяте белән берлектә аксубайлы авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең тәҗрибәсе, эше турында  өйрәнү максатындагы фильм  төшерергә тәкъдим итте.

Районнарның I яртыеллык буенча эш йомгаклары турында шундый ук анализ белән ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек вице-премьеры-министры Марат Әхмәтов чыгыш ясады.

– I яртыеллык эчендә авыл хуҗалыгы оешмаларының үсеш темплары начар түгел, – диде ул. – 2007 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, ит җитештерү 113 процентка арткан, ул 170 тоннага якын тәшкил итә. Тулаем савым 106% ка, ягъни 900 мең тоннага җиткән. Җитештерү җитәрлек булганда, җирләрдә сату да күп. Әлки районы көн саен 226 тонна сөт сата, Яшел Үзән, Арча районнары – 190 тоннадан артык, ә Балтач районы 171 тонна сөт сата.

Хәзерге вакытта терлекчелек буенча эшләре яхшылардан булмаган районнар да әйтеп кителде. Алар арасында Азнакай һәм Биектау районнары да бар. Бер сыердан сөт саву 4,5 килограммнан да ким булмаска тиеш, - дип ассызыклады чыгыш ясаучы. Безнең район хуҗалыкларда терлекләрнең баш саны кимүе өчен тәнкыйтьләнде.

Дуңгыз һәм мөгезле  эре терлек итләренең бәясе сизелерлек үзгәрә, дип ассызыклап әйтте министр. Бүгенге көндә 1 кг мөгезле эре терлек итенең уртача бәясе  НДС ны (бәягә кертелгән салым) кертмичә 52-54 сум, бу исә узган елгы бәягә караганда бер чиреккә югары дигән сүз. Мондый үсеш тенденциясе дуңгыз итендә дә күзәтелә.

Республиканың берничә районында эре дуңгыз асрау комплекслары төзелде, мәсәлән,  Буа районында 16 мең баш дуңгызга исәпләнгән  комплекс аякка басты, заманча технологияләр нигезендә Сабада дуңгыз асрау комплексы төзелә.  Эре комплексларны торгызгач, вак фермалардан баш тартырга кирәк, диде М. Әхмәтов. Яшь терлекләрнең халыкка кирәк булуын да исәпкә алмый ярамый. Докладчы шулай ук  “ВАМИН-Татарстан” ачык акционерлык җәмгыяте инвестиция компаниясе  эшчәнлегенең әһәмиятенә дә тукталды.  Соңгы 4 ел эчендә аның авыл хуҗалыгына керткән өлеше 22 миллион сум тәшкил итә. Аксубай районының “Агрофирма “ВАМИН-Аксу” җаваплылыгы чикле ширкәтендә  бу елның 1 нче яртыеллыгында сөт җи-тештерү 3156 тонна тәшкил иткән, бу узган елгы дәрәҗәгә караганда 29 % ка артыграк дигән сүз, ит 908 тонна алынган, артым – 18%. Продукция җитештерү һәм хезмәтләр күрсәтүдән кергән керем 65 миллион сум тәшкил иткән.

“Агрофирма “ВАМИН-Аксу” җаваплылыгы чикле ширкәтенең видеоконференция уздырылган Трудолюбово бүлекчәсе 68 гектар мәйданга ия. Семинар-киңәшмәдә катнашучылар “Эстер” сортлы сабан бодаеның ни дәрәҗәдә югары уңышлы була алуын, монда гектарыннан 58 центнер уңыш җыярга исәп тотуларын үз күзләре белән күрделәр.

– Бу икмәкне югалтмаска иде, – дип ассызыклады М. Шәймиев. – Икмәк әлегә амбарларга кертел-мәгәндә, яхшы уңыш турында сөйләргә иртәрәк.

Теләсә нинди, шул исәптән аграр бизнесның да төп максаты булып  җитештерүнең һәм сатуның рентабельлеге дәрәҗәсендә табыш алу тора. Терлекчелек өчен ул 20-25 процент, игенчелек өчен – 50-60%. Бу максатка ирешү, беренче чиратта, җитештерү структурасын оптимальләштерүне, ресурсларны саклап калучы технологияләр кертүне һәм продукция сатуның уңайлы базарларын эзләүне таләп итә. Яңа базар таләпләрен исәпкә алып  Лаеш районының “СХП “Золотой Колос” җаваплылыгы чикле ширкәте, Саба районының “Агрофирма “Саба” җаваплылыгы чикле ширкәте, Яшел Үзән районының “КВ-Агро” җаваплылыгы чикле ширкәте, Сарман районының “Агрофирма “Нуркеево” җаваплылыгы чикле ширкәте, Арча районының “Кырлай” җаваплылыгы чикле ширкәте, Биектау районының “Серп и молот” җаваплылыгы чикле ширкәте, Кукмара районының  Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, Чирмешән районының “Таң” җаваплылыгы чикле ширкәте һәм башкалар эшли.

Министр М. Әхмәтов авыл кешеләренең шәхси ярдәмче хуҗалыкларына кредитлар бирүнең алар өчен үсеш стимулы булуын әйтеп китте. Соңгы 2,5 ел эчендә авыл кешеләре 5,3 миллиард сумлык 30 меңгә якын кредит алган. Кредитны арзанайту өчен халыкка 270 млн. сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Шуңа күрә, докладчы ассызыклаганча, мондый кредитларны максатсыз куллану мәсьәләсенә катгый якын килергә кирәк.

Семинар-киңәшмә ахырында  азык  хәзерләү һәм урып-җыюга әзерлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Синоптиклар фаразлавынча, урып-җыю чорында тотрыксыз һава торышы көтелә. Шуңа  күрә  уракка бердәм рәвештә июльнең өченче декадасыннан ук –  август башыннан керешү мөһим.


Биектау хәбәрләре  Р. АБЗАЛОВА 2008-07-17 14:01:38

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Полиграфия комбинатлары
Типографияләр
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
27 28 29 30 31 01 02
03 04 05 06 07 08 09
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом