Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Һөнәр сайлау модасы

Күп нәрсә егетләр һәм кызларның үзләре өчен  эшчәнлекнең нинди төрен сайлаулары белән бәйле. Барлык башлангычларның да башлангычы – һөнәр һәм моның белән берәү дә бәхәсләшеп тормастыр. Татарстанда, бөтен Россиядәге кебек үк, эшче белгечлекләргә  ихтыяҗ зур. Шул ук вакытта  юристлар, экономистлар, психологлар буа буарлык. Ә бөтен икътисадның алга таба үсеше өчен эшчеләр һәм интеллектуаль  һөнәрләр нис-бәте пропорциональ булырга тиеш.

Ни өчен яшьләр завод-фабрикаларга, авыл хуҗалыгына  һәм башка тармакларга  ашыкмыйлар,  станок артында торырга атлыгып тормыйлар?

ТРның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы заказы буенча уздырылган  социологик  тикшеренү мәгълүматлары яшьләрнең күпчелегенең  эшче һөнәрләр турында  дөрес күзалламавын күрсәтә. Сорашуда катнашучыларның 40 проценты  хезмәт хакын түбән дип саный,  шуның кадәрле үк кеше  эшкә урнашу турында борчыла.

Еш кына мондый “гади” юлны сайлауны хупламаучы ата-аналар, яшьтәшләренең фикере дә  шактый зур роль уйный. Ә теләк булганда  эшче һөнәр дә үзләштерергә, югары белем турында диплом да алырга мөмкин.

Әмма тагын бер сәбәп бар: элек предприятиеләрдә  өлкән яшьтәге кадрларга  алмашка  яңаларын әзерләделәр, остазлык хәрәкәте киң җәелдерелде, өйрән-чекләр алдылар, завод училищелары, техникумнары да  бар иде.  Буыннан буынга күчеш менә шулай тормышка ашырылды. Хәзер исә кимендә биш еллык эш стажы булмаучыларны эшкә алмыйлар. Егет яки кыз әле генә өлгергәнлек аттестаты алганда ул стаж каян килсен ди?!

Эшче һөнәрләрнең абруе  90 нчы елларда – икътисад тоташ таркала, предприятиеләр, түләү сәләтен югалтып,  ябыла, эш юнәлешен үзгәртә башлаган, ә тәҗрибәле, алтын куллы гади хезмәтчәннәр белемнәре, көчләре һәм һөнәри күнекмәләренә кулланышны туган предприятиеләрендә түгел,  теләсә кайда эзләргә мәҗбүр  булган  чорда  нык кимеде.

Республика кадрлар потенциалы турында кайгырта, яшь кешеләр арасында эшсезлекнең үсүенә борчыла. Хезмәт базарын  көйләү, ягъни  эшче көчләргә, бигрәк тә яшь буынга  сорау һәм тәкъдимне яраштыру зарурлыгы булу  барыбызга да  аңлашыла.

Республика предприятиеләрендә  белгечләрне җәлеп итү һәм ныгыту максаты белән  эшче һәм инженерлык һөнәрләрен популярлаштыруның 2008-2009 елларга исәпләнгән программасы  егетләр һәм кызларны  таләп ителә торган белгечлекләр алуга юнәлтергә тиеш тә инде.

Соңгы ике елда Татарстан икътисадында башланган уңай үзгәрешләр  яшь кешеләрнең мәшгульлеге буенча  дәүләт сәясәтен тормышка ашыруны активлаштырырга мөмкинлек бирә. Бу Биектау муниципаль районына да кагыла. Сүз уңаеннан, өлкән сыйныф укучыларын сораштыру түбәндәге  нәтиҗәләрне бирде. Анда  755 укучы катнашты. Сорашуда катнашучыларның 20 проценты нинди һөнәр сайлаячагын анык билгеләгән. 40 процент үзләре өчен алдан кайбер һөнәрләрне сайлауларын һәм аларга әзерләнүләрен күрсәттеләр. Әмма һәр өченче кеше  фикерен аермачык әйтә алмады, мәктәп тәмамлаучыларның 7 процентлабы  тормышта ни белән шөгыльләнәчәкләре турында гомумән уйланмаганнар да. Сорашуда катнашучыларның яртысыннан артыгы  югары уку йортларына керергә  җыена, һәр унынчы өлкән сыйныф укучысы  мәктәп тәмамлаганнан соң ук  эшкә керергә теләвен белдерде. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, район мәктәпләрен тәмамлаучылардан  техникумны сайлаучылар бик аз –  йөз кешедән нибары сигез укучы. Укуларын  училищеда дәвам итәргә  җыенучылар  берәү дә булмады.

Тармак уку йортларында  белем алу бирә торган  яңа мөмкинлекләр турында бөтенләй белмәү яки аз белү аермачык. Сорашуда катнашучыларның 60 проценттан артыгы  һөнәр турында алдан белеп торырга кирәклекне аңлыйлар.  Булачак белгечлекне сайлаганда эшкә урнаша алу да хәлиткеч әһәмияткә ия. Мәктәп тәмамлаучыларның күбесе  эшче һөнәрләргә мәшгульлек өлкәсендә  сорау юк, дигән фикердә.

Шулай итеп,  “кем булырга?”, “укырга кая барырга?”  дигән сорауларга җавапны һәркем үзе эзли. Хәзер анык бер карарга килү  күпкә катлаулырак, чөнки  хезмәт базарында  моңа кадәр билгеле булмаган күп яңа һөнәрләр  барлыкка килде. Бу мәсьәләдә сәләтлекне ачыклау тесты яки  эш эзләү технологиясен өйрәнү  ярдәм итә  ала. Моның өчен мәшгульлек  үзәгенә – профконсультантка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әмма шунысы ачык:  һөнәр модасын  яшьләрдән  башларга иде, чөнки тарихта  гади эшчеләрнең,  эшләп һәм бер үк вакытта укып,  хезмәтләрендә зур уңышка, дан-шөһрәткә ирешүенә һәм  илнең горурлыгына әверелүенә  мисаллар бихисап. Тәвәккәл булыгыз, хөрмәтле мәктәп тәмамлаучылар!   


Биектау хәбәрләре  И.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА 2008-07-17 14:06:51

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Полиграфия комбинатлары
Типографияләр
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
27 28 29 30 31 01 02
03 04 05 06 07 08 09
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом