... Соловцовода Анна Елисеевна Агапованы бөтен кеше белә һәм хөрмәт итә. Ул 40 елдан артык авыл мәктәбендә математика һәм физика укыткан. Анна 1928 елда Смоленск өлкәсенең Демидов районы Синяки авылында туа. Ишле гаилә тату яши. Немец аримиясенең бәреп керүе тыныч тормышның астын өскә китерә. Сугыш авырлыклары һәм кайгылары тиздән авыл кешеләре өстенә ябырыла. Совет гаскәрләре фашистларның куәтле һөҗүменә каршы тора алмый һәм бераз вакыттан соң Синяки авылыннан ерак түгел генә узучы зур юлдан Россиянең үзәгенә таба көндез дә, төнлә дә немец колонналары агыла.
1942 елда гаиләгә кайгы килә – Аннаның башка егетләр белән бергә зур юлны чистартуга җибәрелгән абыйсы Иван һәлак була. Берәү дә кар астында немец миналары “яшеренгән” дип уйламый. Көтмәгәндә яңгыраган шартлау ике егетнең, шул исәптән унҗиде яшьлек Иванның гомерен кисә. Икенче тапкыр немецлар авылга бөтенләй якын киләләр. Бу сугышта көчләр тигез булмаса да, дошман авылны ала алмый. Тиздән әнисе, балаларын үзе уйлаганча куркынычсызрак урынга илтү өчен йөк арбасы таба. Килгән бөтен кешене үзенә сыендырган кечкенә генә Евсеевка авылы көтмәгәндә умарта күче кебек гөжли башлый – совет гаскәрләре көрәшкә әзерләнәләр. Немецлар, разведка ясап һәм совет командованиесе планнарын ачыклап, бер урынга төбәп, көчле һөҗүм башлыйлар. Ялга тукталып, сугышчылар Агаповлар яшәгән йорттан ерак түгел генә учак ягып җибәрәләр. Ялкын, ерактан күренеп, авылны бомбага тотучы фашистлар өчен маяк хезмәтен үти. Аннаның әнисе, йорттан йөгереп чыгып, утны сүндерә башлый. Шушы вакытта якында гына шартлаган бомба хатынны һәлак итә. Анна әнисенең үлемен күрми, әмма күз алдындагы күренеш аның котын ала – бөтен авылда ул яшеренгән бердәнбер йорт исән кала. Энесе Федор белән Анна сеңлесе янына йөгерә. Надя яраланган, кан эчендә. Кызны ашыгыч рәвештә медпунктка илтергә кирәк. Балалар, әниләрен һәлак булган солдатлар белән бергә җирләп, берүзләре генә калалар. Аларга ул көннәрдә авырга туры килә. Якында гына хәрби часть урнашу һәм солдат кухнясында һәрвакытта да балалар өчен ризык булу гына балаларны үлемнән коткарып кала.
Бервакыт Анна сеңлесе белән энесе юлдан барганда аларны солдатлар күреп ала һәм машинага утыртып, якындагы колхоз идарәсенә илтәләр. Язга кадәр балалар авылда яшиләр һәм аннары аларны Владимир өлкәсенең Мелинкидагы балалар йортына җибәрәләр. Кайгыртучан тәрбиячеләр һәм педагоглар аларга чын кешеләр булырга, белем алырга ярдәм итәләр.
1952 елда Муром укытучылар институтын тәмамлаганнан соң, Анна юллама буенча Соловцовога килә. Башта яшь педагогка кыенга туры килә, әмма ул хезмәттәшләре белән дә, балалар белән дә тиз арада уртак тел таба. Биредә Анна Елисеевна язмышын – Агапов Михаил Ивановичны очрата. Уртак кызыксынулар яшь гаиләне тату яшәтә, ә өч уллары туу аларга зур шатлык алып килә. Анна Елисеевна бөтен нәрсәдә иренә ярдәм итә. Соловцово мәктәбе директоры булган Михаил Иванович яраткан хезмәтенә күп вакытын һәм көчен бирә. Аңа укытучыларның тормыш-көнкүреш шартлары турында да кайгыртырга, бөтен коллектив өчен утын әзерләү артыннан да йөрергә туры килә.
Пенсиягә чыккач та Анна Елисеевна балалар укытуын дәвам иттерә. Мәктәптән ул, 42 ел эшләп, бары 1994 елда гына китәргә була. 1998 елда Агаповлар гаиләсенә тагын кайгы килә – операциядән соң бер генә ел яшәп, Михаил Иванович гүр иясе була. Уллары Владимир белән Алексей, өлкән яшьтә хуҗалык эшләрен башкаруы кыен дип, әниләрен гел үз яннарына чакыралар. Әмма Анна Елисеевна авылдан китәргә җыенмый, чөнки аның барлык күңелле хатирәләре нәкъ менә шушы авыл белән бәйле бит.
Олы яшьтә авырулар да тынгы бирми, әлбәттә. “Өмет” халыкка социаль ярдәм күрсәтү Үзәге хезмәткәре Фәридә Хәмидуллина булмаса, аңа бик авыр булыр иде. Социаль хезмәткәр азык-төлек сатып ала, коммуналь хезмәтләргә түли, йорт эшләрендә булыша. Анна Елисеевна янына шәфкать туташы Фәрзәнә Хөсәенова да килеп йөри. Тәҗрибәле медицина хезмәткәре аның кан басымын үлчәп тора һәм кирәкле даруларын, процедураларын язып бирә.
14 июльдә Анна Елисеевнага сиксән яшь тулды. Аны шушы мөһим дата белән котлыйбыз һәм сәламәтлек, шундый ук тормыш сөючән булып калуын телибез.
Кире кайт
|