Олы Тарханда яшәүче Гөлнара һәм Ринат Юнысовлар дәүләтнең зур булышлыгы белән районда йорт салучы 73 гаиләнең берсе, димәк, алар үз язмышларын туган җирләре белән тыгыз бәйләгәннәр.
Икесе дә укытучылар, аларның ике уллары–Альмир (2 яшь) һәм Реналь (3 яшь) үсеп килә. Ата белән ана нәкъ менә алар өчен тырыша да инде.
Бу пар үз бәхетен үзе төзи, әмма әти-әниләре һәм дәүләт ярдәменнән дә баш тартмый.
Башта алар, кечкенә генә йорты булган җир сатып ала һәм шунда, 18 квадрат метрда, яшиләр. Соңрак, яңа зур йорт салуга керешәләр. Булган акчалары стенасын өяргә генә җитә. Ә дәүләт биргән акчага йортны төзеп бетерәләр: идән, түшәм, ишек, рамнар ясаталар, эчке бизәү эшләрен башкаралар, җылылык һәм электр кертәләр. Әле мунча да эшләткәннәр. Хәзер бер дигән гараж төзеп яталар.
Инде яңа йортта кышлаганнар да.
Алар Россия һәм республика хөкүмәтенә бик тә рәхмәтле. Әгәр дәүләт акча бирмәсә, без үз көчебез белән генә (мал-туар асрасак та, әти-әни булышса да) мондый йорт җиткерә алмаган булыр идек, ди Гөлнара. Бүгенге авырлыклар вакытлы күренеш, яңа йортыбыз турындагы хыялыбызның чынга ашуы белән без бик тә бәхетле.
Кире кайт
|