Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Бакчага барыр идем

Әйе, әле 5–6 ел элек кенә балалар саны кимү сәбәпле, бер–бер артлы  ничә балалар бакчасы ябылды. Еллар уза, ситуация үзгәрә, Арчада көннән–көн балалар саны арта, ә бакчалар шул килеш... Шуңа күрә группаларда балалар саны да нормадан күпкә артык. Димәк, балаңа карау да җитеп бетми, тиешле тәрбия дә бирелми, авырулар, төрле инфекция белән контактлар да күпкә арта, дигән сүз бит бу. “Ябуын яптылар, бала саны арткач ник яңадан ачмыйлар, нигә яңа бакчалар төземиләр?” — дигән борчулы сораулар белән редакциягә мөрәҗәгать итүчеләр күп. Без дә бу проблемадан читтә кала алмадык. Арчада бит нибары алты балалар бакчасы бар, аның берсе 5нче номерлы гимназиянең “канаты” астында урнашкан.  Бер мәзәк искә килеп төшә. “Ике чәч  бөртеге ул азмы, күпме?” — дип сораганнар ди берәүдән. Ул озак уйлап тормыйча: “Башта булса — аз, ә ашта — күп”, – дип җавап биргән. Бу очракта алты ул азмы, күпме?

Чыннан да, Арча өчен 6 балалар бакчасы ул азмы, күпме? Сез ничек җавап бирер идегез?! Нишләп әле Арча бистәсендә ничә ел элек 10 бакча булган, ә хәзер шәһәр булгач алты гына калырга тиеш?

Күпләребезне борчыган сорауларны без район мәгариф бүлеге начальнигы Шәфигулла Гариповка һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илдар Фазылҗановка бирдек.

— Шәфигулла Зәйнуллович, районда ничә бала бакчага урнашу өчен чират тора һәм ата–аналарның перспективалары нинди?

— Бүгенге көндә районда 55 балалар бакчасы бар, аның алтысы Арчада. Барлыгы 1843 бала йөри, шулар арасыннан 802се Арча балалар бакчаларына. Арчада бакчага урнашу өчен бер яшь ярымнан алып 70тән артык бала чиратта тора. Дөрес, бу сан күпкә артык. Чөнки ата–аналар бала туып берничә ай үткәч тә, урын алу өчен, гариза язып куялар. Бу мәсьәләне чишү өстендә эш бара. Булган бакчаларда без группа санын арттыру өстендә эшлибез.

— Илдар Салихович, Сез әти–әниләрне нәрсә белән сөендерә аласыз? Планнарга яңа балалар бакчасы төзү кертелгәнме?

— Әйе, әлбәттә. Бу сорау барыбызга да яхшы таныш. Яңа уку елы башында без 5нче номерлы гимназия базасында урнашкан беренче номерлы балалар бакчасында барлык уңайлыклар тудырылган ике яңа группа ачарга планлаштырабыз. Шулай ук 8нче номерлы бакчада да зур ремонт эшләреннән соң өстәмә группа ачыла. Алдагы елларны алсак, районның генераль планында Шәрык микрорайонында Бәширов–Зеленая урамнары киселешендә 110 урынлы яңа балалар   бакчасы төзеләчәк. Ул 2010 елдан соң сафка басыр, дип көтелә. Арча станциясенең тимер юл артында да, яңа микрорайонда да яңа балалар бакчасы төзеләчәк. Ләкин бакчалар сафка басу өчен балалар саны артып торуы мөһим.

Әйе, Арчабыз үсә, зурая, матурая. Шәһәр статусы да бирелде. Димәк, яшьләребезне дә монда якты киләчәк көтә. Безнең йөрәк парәләребезгә бассейнлы, яхшы спорт мәйданчыклы, барлык заман таләпләренә туры килерлек балалар бакчалары төзелер. Яшьләргә районда калу өчен яңа эш урыннары да булдырылыр... Ә монысы инде икенче мәсьәлә.


Арча хәбәрләре  Л.Гайфуллина 2008-07-17 16:07:08

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Полиграфия комбинатлары
Типографияләр
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
27 28 29 30 31 01 02
03 04 05 06 07 08 09
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом