Киңәшмәне район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин алып барды.
Бирегә төзелеш оешмалары җитәкчеләре, башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре чакырылган иде. Башкарма комитет җитәкчесе 30 июльдә Арчада республика зона семинары узачагын һәм монда Татарстанның 17 районыннан башкарма комитеты җитәкчеләре, инфраструктура үсеше буенча җитәкчеләр һәм министрлыктан да белгечләр катнашачагын әйтеп китте. Анда республиканың Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов катнашуы да көтелә. Семинар барышында килгән кунаклар Арчада капиталь ремонт буенча федераль программаның үтәлешен караячаклар һәм моңа үзләренең билгеләрен дә бирәчәкләр. “Шуңа күрә төзелеш оешмалары, подрядчылар алдында куелган мәсьәлә бер: планлаштырган эшләрне вакытында, сыйфатлы итеп башкарырга, территорияләрне тәртипкә китерергә. Шул ук вакытта куркынычсызлык кагыйдәләрен дә онытмавыгыз сорала”, — диде Илшат Галимуллин.
Һәр җитәкчегә йөкләмә бирелде. Арча үзенең яңа статусына туры килерлек булсын өчен җиң сызганып, бергә–бергә эшләргә кирәк.
Кире кайт
|