Төлкеләр үрчетеп җибәрсәк кроликлар санын киметеп булыр, дигән фикергә киленә. Билгеле, мондый климат озын койрыкларга да бик ошый, әйбәт кенә үрчеп китә болар. Тик өметне генә акламыйлар, кролик тотып мәшәкатьләнергә уйламыйлар да. Тамак ялгауның ансат юлы табыла. Әлегә кадәр сумкаларында җай гына бала үстереп йөргән көнгерәләр өчен кара көннәр башлана. Бу җәнлекләр бик киң күңелле, берәүне дә рәнҗетмәс, шулар өстенә, күзләре дә начар күрә. Төлке дигән хәйләкәр әнә шул көнгерә балаларын сумкадан урлый, тамак ялгагач әнә шул сумкага кереп йоклый. Инде менә көнгерәләр язмышы куркыныч астында кала...
Адәм баласының үзенә яхшылык эшлим дип, табигатькә төзәтә алмаслык зыян китерүенә мисаллар күп. Әйдәгез, ерак барып тормыйча, аларның үз тирәбездәгеләренә тукталыйк.
Халык телендә “янут” дип йөртелгән җәнлекне күпләрнең күргәне дә юктыр. Енотсыман эт (чын исеме шулай) күпмедер дәрәҗәдә төлкегә охшаш, аннан кыска аяклары, койрыгы, танавы һәм бик озын йоны белән аерыла. Туган җире — Уссури тайгасы. 1934 елда Татарстанның Алексеевский районына 100 янут җибәрәләр. Бездә ул бик тиз үрчи. Хәзер ул булмаган урын юк. Күбрәк төнлә ауга чыга, көче җиткән барлык җан иясен, кош йомыркаларын ашый. Урманнарда ак куян, көртлекләр нык кимүдә аның роле зур. Шуның өстенә соңгы елларда кабан дуңгызлары саны да арта (алар ашамаган әйбер юктыр, кырмыска ояларын туздырып та зыян салалар).
Кабанны безнең республикага 1970 елда кайтаралар.
Бер елны Яңа Кырлай буасында балыкчылар белән очрашырга туры килгән иде. Чиләкләрендә моңарчы күз күрмәгән, зур авызлы, кара–кучкыл төстәге уч төбе кадәр зурлыктагы балык дисәң, артык булыр, бака дисәң хәтере калыр, ниндидер җан ияләре кыймылдый.
— Бычок дигән балык болар, – дип аңлатты бер агай. – Безнең авылдан берәү Яшел Үзән районыннан алып кайтып җибәргән иде. Башка балыкларның уылдыгын ашап бетереп баралар. Хәзер инде буада үзләре генә калды.
Әнә шулай бармак кадәр бычоклар үзләреннән күпкә зур һәм куәтле балыкларны да юкка чыгара ала икән.
Буаны чистартканда әлеге дошманнардан да котылганнар, хәзер анда күп төрле балыклар үрчеп киткән.
Инде менә үсемлекләр дөньясына күчик. Монда да ялгышлык бик кыйммәткә төшәргә мөмкин.
Узган гасырның 60нчы елларында авыл хуҗалыгы институтында укучы бер аспирант (Ашытбаш кияве, диләр) Ташкичү басуында бик мул яшел масса бирә торган культура игеп, шул темага диплом якларга җыена. 20 гектарлы басуны үзе карап торып көздән сукалатып, кышын кар тотып, язын эшкәртеп әнә шул яңа культураны чәчтерә бу.
— Мин үзем сукалап бирдем әле, — ди Ташкичү авылында яшәүче Габделбәр Галәвиев. — Бәлки ул хәзер зур галимдер, ә безгә чын афәт калдырып китте ул, очраса әйтер идем мин аңа кирәген...
Габделбәр абый белән очрашуга шушы авылда яшәүче Равия Кашапованың телефоннан чылтыратуы сәбәп булды. “Безнең зиратны борщевиклардан коткаручы Фирүзә һәм Габделбәр Галәвиевләр турында газетага языгыз әле, — диде ул. — Алар булмаса эш харап иде, кайберәүләр моны аңлап та бетерми...”
Зиратка үткәнче үк игътибарны киселгән, беләк юанлыгы кадәрге агач кәүсәләре җәлеп итте. “Менә шулар инде ул, — диде Габделбәр абый тырпаеп торган кәүсәләргә күрсәтеп. — Фирүзә (хатыны) белән кисеп тә, төпләп тә карадык, кәүсәләренә соляр да салып чыктык. Бетә торган нәрсә булмады болар”.
Ташкичү халкы борщевикларга каршы кырык елдан артык аяусыз көрәш алып бара. Һәм бу көрәштә, кан коелмаса да, яраланучылар да бар. Буе өчәр метрга кадәр җитә торган бу үсемлекнең согы гаять куркыныч та икән — тәнгә тиюгә ул тирене, итне нәкъ утка эләккәндәге кебек яндыра. “Күтәреп чыкканда җиң аша агып кергән, — ди Габделбәр абый тәнендәге чынаяк тәлинкәсе кадәрге чиләнеп торган яраны күрсәтеп. — Фирүзә бөтенләй больницада ук ятып чыкты, бөтен тәне пешеп беткән иде. Башта без аның алай икәнлеген белмәдек”. Яраланучылар арасында бала–чага аеруча күп, чөнки эче куыш үсемлек белән уйныйсы гына килеп тора.
Районның баш агрономы Миннәхмәт Сәгыйтьҗанов белән дә бу хакта сөйләшеп алдык. Фән телендә “Борщевик Сосновского” дип атала икән. Көчле аллергия тудыра торган, агулы үсемлек. Бездә балтырган, бәпчек дигән, кечкенәдән ашаганда иренгә тидерергә ярамый дип истә калган үсемлек бар бит әле. Кайбер урыннарда “Кәҗә сакалы” дип тә йөртәләр. Сосновский дигән бәндә, бәлки, шуны культуралаштыргандыр инде.
Менә шул “культуралы” бәпчекләр хәзер елга буйлап агып (орлыклары йөзә дә, парашют кебек оча да, тамырдан да бик яхшы үрчи) Дөбъяз якларына да барып җиткән. Димәк, әле борщевикларга каршы көрәшәсе дә, көрәшәсе.
Кире кайт
|