Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Нәсел-нәсәбе шушы фабрикадан

 

Кукмарада яшәүче Роза апа һәм Юрсан абый Зәйнетдиновлар мех фабрикасында эшләп лаеклы ялга чыкканнар. Роза апаның хезмәт стажы 40 ел, Юрсан абыйның - 47. Гаилә башлыгының, гомумән, нәсел-нәсәбе шушы фабрика белән бәйләнгән. Әтисе Зәйнетдин, аның апасы Сара фабриканың (ул чакта «Ил» әртиле булган) Иске-Йорт филиалында эшләгәннәр. Сара апаның балалары Муллагаян, Мөхәрләм, Саниянең хезмәт юллары фабрикага тоташкан. Муллагаян кызы Розаның да биредәге стажы 30 елга җыела, хәзерге көндә ул мастер вазыйфасын башкара. Юрсан абыйның бертуган апалары Майсәрвәр, Саҗидә шушында тир түккәннәр. Зәйнетдиновлар гаиләсенең ике улы Расим белән Рәис, киленнәре Зөлфия белән Гөлсинә фабрикада хезмәт куйганнар.

Болытлы, салкынча көндә килеп кердек без Роза апа белән Юрсан абый Зәйнетдиновларның йортына. Өйдәге рәхәт җылылык-чисталыктан, хуҗаларның якты чыраеннан эреп киткәндәй булдык. 50 ел бергә гомер иткән бу парның матур гына көн күреп ятуына куандык.

Роза апа - Казанда туып, Сәрдекбашта үскән сугыш чоры баласы. Әтисе яуга киткәннән соң, 5 яшьлек кызчык әнисе белән авылга кайта. Улы фронтка алынып, караучысыз калган сукыр әбисе янына. Михнәтле еллар гомергә онытылмаслык булып күңеленә уелып калган Роза апаның. «Әтием сугыштан кайтмады», - дигән сүзләрендә никадәр әрнү, юксыну, ятимлек ачысы сизелә.

16 яшендә ул Вахит авылындагы тун-бүрек әртиленә урнаша. Тормыш юлдашы булачак Юрсан абый белән 1957 елда, әлеге әртил Кукмарага күченеп, «Ил» әртиленә (бүгенге мех фабрикасы) кушылган чорда таныша. Тулай торакның җиде квадрат метрлы бүлмәсендә тормыш башлап җибәрәләр, аннары зуррак бүлмәгә күченәләр. Күршедә генә фабриканың булачак җитәкчесе Мәгъфүрә апа яши.

Юрсан абый башта слесарь-көйләүче хезмәтен башкара. Кулы эшкә ятып торуын күреп, бераздан аны бригадир итеп куялар. Соңгы елларда пар көче, ягъни котельный хуҗалыгында механик вазыйфасын үти. Бу хуҗалыкның барлык нечкәлекләрен белә, «чыгымлый» калса, сәбәпләрен табып, тиз арада төзәтә ала. Пенсиягә киткәч тә, киңәшен, ярдәмен сорап, фабрикага еш чакырып торалар үзен.

Роза апа биредә туннар тегә. Дөрес, эшче көчләр җитмәгәндә башка эшләрне кушсалар да карышмый, кайсы участокка куйсалар, шунда бара. Аның куллары аша үткән, күз нурлары сеңгән мех киемнәр салкын кышларда кемнәрне генә җылытмагандыр. Эштән соң балаларын карап, көнкүреш мәшәкатьләреннән бераз арынгач, төннәрен сатуга дип керфек какмый шәлләр бәйләгән әле.

-Өй салу өчен тырыштык, - ди ул. -Үз куышыбызны булдырасы килде, ссуда алдык. Шөкер, Юрсанның агач эшләренә осталыгы бар, йортны үзе төзеде. Мин дә кулдан килгәнчә булыштым, такталар ышкыладым. Аннары күршебез Мәлик абый да ярдәм итте, эшләгәне өчен акча да алмады, урыны җәннәттә булсын. Гомумән, күршеләребез әйбәт булдылар.

Пионер урамындагы йортларында яши башлаганда каршыларында бәрәңге басуы гына күренеп тора, ә суны суүткәргечләр сузганчы көянтә-чиләк белән Манзарастан ташырга туры килә. Әмма шул нигездә бәхетләрен таба бу пар.

Тормыш авырлыклары инде артта калган, балалар үскән, аларның үз тормышлары, 5 оныклары, бер оныкчыклары бар. Пенсияләре әйбәт, хезмәт коллективы да онытмый үзләрен. Бүгенге кебек тыныч картлык насыйп булсын, Ходай сәламәтлектән аермасын инде.

 


Хезмәт даны  Г.ХАНОВА, Ф.ЗӘЙНУЛЛИН (фото) 2008-07-17 16:29:11

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Полиграфия комбинатлары
Типографияләр
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
27 28 29 30 31 01 02
03 04 05 06 07 08 09
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом