Татмедиа - портал средств массовой коммуникации Республики Татарстан
На главную Поиск Написать письмо



Rambler's Top100
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом    
Йөрәк түрендәге эзләр.

 

Болын кадәр иркен, чиста-пөхтә, менә дигән каралты-куралары булган йортта, тәрәзә төпләрен шау чәчәккә күмеп бер үзе яшәп ята ул. Шушы нигездә туып-үсеп, мәрхүм ире Габделхәким белән бәхетле гомер кичерә, алты егет, бер кыз үстереп тыныч картлыгын каршылый. Сөләйман, Ризван, Рәшит, Шәкүр, Мөдәррис, Рәистән соң төпчекләре Әлфияне алып кайталар. «Армиядән соң төп йортка Рәис төпләнер»,- дигән уй белән балалары кайсы кая урнашып бетә аларның.

Инде күпме гомер узган, балаларының оныклары үсеп җитеп, шау-гөр килеп торган нигез, гадәттә - җәй айларында, ял көннәрендә генә җанлана. Моннан берничә ел элек Норильскида яшәүче улы Мөдәррис өр-яңа йорт салып, абзар-кураны яңартып китә. Авылдашларының ярдәме белән авыл урамына таш җәйдерә.

Быел июльнең 7сендә Мәрфуга әбинең  90 яшьлеген балалар-оныклар, авылдашлар белән бергә җыелып, авыл клубында концерт номерлары белән үткәрергә уйлаганнар иде. Әмма, уй-хыяллары тормышка ашмый кала. Әнисенең туган көненә бер атна кала Мәскәүдә яшәүче 54 яшьлек улы Шәкүрнең вафат булу хәбәре алына. Мәрфуга әбинең юбилей көне - улының җидесе белән бер көнгә туры килә. Гаиләдә мәрхүмнең җидесен искә алып үткәрелә торган Коръән мәҗлесендә, әниләренең туган көнен дә билгеләп узарга  булалар.

...Мәрфуга әби моннан 27 ел элек кече баласы хәсрәте кичергән ана инде. Төпчеге - Рәисе 21 яшендә Әфганстан җирендә һәлак була.

-16 көн көттем балакаемның җәсаден, 5 нче ноябрьдә хәбәр иттеләр, 21е - алып кайттылар, - ди Мәрфуга әби. -Алты улымның бишесе Армия сафларында исән-имин хезмәт иттеләр.

-Безнең авылда ул елларда кибеттә һәм фермада гына телефон бар иде, - дип искә ала кызлары Әлфия апа. -Әти фермада каравылда вакытта, Кукмарадан шалтыратканнар, ул туры килгән. Ә без ул көнне туганнарда әни белән каз йолкыдык, кич белән мәҗлестә идек. Әтинең әнигә җайлап кына әйткәнен хәтерлим...

Рәис Вәккасовның кабере - Чуллы зиратында әллә каян күренеп тора. Ризванның улы Русланга абыйсы Рәис үлгәндә 8 яшь була. « Мин абый өчен хезмәт итәчәкмен»,- дип хәрби училищега укырга керә ул. Хәзер подполковник, Амур өлкәсендә хезмәт итүче Руслан Вәккасовның улы да Суворов училищесы курсанты.

- «Май тәтә»безнең озак гомер итүенең сере - туганчылыклы, сабыр, булуында. Тормыштан канәгать булып яшәвендә, - ди. Мәрфуга әбинең апасының кызы, Күкшелдә яшәүче Ясирә апа Гайфуллина: -Алар өч бертуган кыз үсеп, бер телем икмәкне икегә бүлеп ашыйлар иде. Хәзер дә шундый. Ул безнең әниебез урынына калган кеше. Биш вакыт намазын калдырмыйча, күзлексез дини китаплар укый. Аңа яшисе дә яшисе әле.

Мәрфуга әбинең 90 яшен билгеләп үтәргә һәм Коръән ашына Чуллыга балалары, якыннары, авылның өлкән апалары килгән иде. Район хәрби комиссары Заһир Абдуллин,  район ЗАГС бүлеге мөдире Гөлсинур Әхсәнова, Туембаш авыл җирлеге сәркатибе Рузилә Хәләвиева, Туембаш авыл җирлегенең ветераннар Советы рәисе Галия Гыйниятуллиналар аңа изге теләкләрен җиткерделәр, бүләкләр тапшырдылар.

...Капка төбенә чыгып, елмаеп озатып калды безне Мәрфуга әби. «95-100 яшьлек  юбилеегызга да чакырырсыз әле», - дип саубуллаштык без аның белән.

Рәсемдә: Мәрфуга әбине котлау мизгеле.


Хезмәт даны  Лилия НУРГАЛИЕВА 2008-07-17 16:30:15

Кире кайт
Поиск

Үз шәһәреңне сайла

ТР ГМЧ

Газеталар
Журналлар
Телевидение
Радио
Мәгълүмат агентлыклары
Китап нәшриятлары
Полиграфия комбинатлары
Типографияләр
Матбугат хезмәтләре
Редакция үзәкләре
Россиядәге татар ГМЧ

КАЛЕНДАРЬ

mo th we th fr sa su
27 28 29 30 31 01 02
03 04 05 06 07 08 09
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30



Рейтинг@Mail.ru Rambler's Top100
 
    Проект турында     ММЧ статистикасы     МК үстерү фонды     Милли тираж хезмәте     Конкурслар     Фотоальбом